Новости и премьеры

«Апуш» студиясе шәкертләре Идел елгасы буйлап сәяхәттә булдылар

Яңалыклар
27 майдан 3 июньгә кадәр «Апуш» татар балалар театр студиясенең 10 шәкерте «А.С.Попов» теплоходында Идел буйлап сәяхәткә чыгып, «Гитис-фест» төбәкара белем бирү проектында катнаштылар.
Исегезгә төшерәбез, «Апуш» студиясенең Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче төркеме «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә 2нче урын, «Иң яхшы сәнгать бизәлеше» номинациясендә абсолют җиңү яулаган иде. Апрель аенда Ижау шәһәрендә узган фестивальнең йомгаклау тантанасында Татарстан данын якладылар һәм җиңүчеләр әлеге «Гитис-фест» фестиваль-лабораториясендә катнашу мөмкинлегенә ия булдылар.
Белем бирү проектының ачылышы Түбән Новгород шәһәренең елга портында узды һәм катнашучылар теплоходта Идел буйлап сәяхәткә кузгалды. Фестиваль барышында сәхнә теле, актерлык осталыгы, режиссура, сәхнә хәрәкәте һәм продюсерлык буенча 11 мастер-класс узды. 8 көн дәвамында Россия театр сәнгате институты педагоглары һәм режиссерлары, рәссамнар, театр белгечләре яшь актерлар белән бергә булачак спектакльләргә эскизлар булдырдылар һәм Идел буе федераль округының фестивальдә катнашучы иң зур алты шәһәрендә – Түбән Новгород, Чабаксар, Казан, Ульяновск, Самара, Саратов шәһәрләрендә аларны тәкъдим иттеләр. Идел елгасы һәм Идел буе җирлегенең образлары булачак спектакль эскизларының әдәби нигезе итеп сайланды. Фестивальдә барлыгы 160тан артык кеше катнашты.
28 май көнне Казанның А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә «Апуш» студиясе шәкертләре Гитис режиссеры Екатерина Замеховская җитәкчелегендә Евгений Чириков пьесасы буенча «Стенькиной казной» эскизын тәкъдим иттеләр. Сәхнә бизәлеше өчен рәссам Ләйсән Хөсәенова җавап бирде.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова да катнашты.
«Яшь артистларның җанлы, якты энергиясе барлык катнашучыларны да алга таба нәтиҗәле эшкә көйләде. Чөнки балалар үз яшьләре өчен актерлык осталыгының югары дәрәҗәсен күрсәттеләр. Алар үзләрен төрле амплуада сынап карарга, тамашачы белән аралашуга турыдан-туры чыгарга курыкмадылар. Ике телдә иркен аралаштылар һәм шул рәвешле һәркемгә дә аңлаешлы итеп үз халкының мәдәниятен күрсәттеләр. Эскизны тәкъдим иткәннән соң, эш процессына актив катнашулары һәм профессиональ театрга тагын да якынрак булырга теләүләре өчен режиссер укучыларга рәхмәт белдерде», – дип әйтелгән Гитис-фест лабораториясенең Вконтактедагы төркемендә.
Студиябез шәкертләре барлык мастер-классларда катнашып, төрле студияләр тәкъдим иткән эскизларны карап, әлеге сәяхәттән тагын да илһамланып, тәэсирләнеп, күп белемнәр һәм киләсе сезонга көч туплап кайттылар. Шундый мөмкинлек өчен «Театраль Идел буе» фестиваленә зур рәхмәт!