19–25 август көннәрендә Казанда беренче тапкыр Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясе узачак.
«Быелгы лабораториядә үзебезнең апушлар - “Апуш” төркемнәрендә шөгыльләнүче балалар катнаша. Үзенчәлеге шунда – без шушы берничә көнгә төркемнәрнең остазларын бер-берсе белән алыштырабыз, шул рәвешле алар студиябезнең башка балалары белән эшләп карый алачак. Остазлар өчен дә, шәкертләр өчен дә бу бик кызыклы тәҗрибә булыр дип уйлыйм. Нәтиҗә буларак, һәр команда Туфан аганың берәр пьесасы буенча эскиз куячак», – дип сөйләде «Апуш» татар балалар театр студиясенең җитәкчесе, «Күзлек» балалар театр лабораториясенең оештыручысы Алия Фәйзрахманова.