Новости и премьеры

Бер атналык «Күзлек» балалар театр лабораториясе тәмамланды

Яңалыклар
19-25 август көннәрендә Казанда беренче тапкыр Туфан Миңнуллин исемендәге «Күзлек» балалар театр лабораториясе узды. Әлеге эшчәнлектә «Апуш» шәкертләре һәм остазлары катнашты.
Бер атналык зур чараны 19 август көнне күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Апуш» студиясе сәхнәләштергән «Авыл эте Акбай» мюзиклы ачып җибәрде. Беренче көннән үк лаборатория чараларында хөрмәтле кунак буларак Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина да катнашты, мәсәлән, «Апуш»лылар белән очрашу шундыйлардан иде. Очрашу барышында Әлфия ханым сорауларга җавап бирде, үзенең истәлекләре белән бүлеште, яшь актерларга теләкләрен җиткерде.
«Театрга булган шушы мәхәббәтегезне югалтмавыгызны, һәрвакыт саклавыгызны телим. Шушы тынычсыз вакытта бер-берегезне саклагыз, яратыгыз, сау-сәламәт булыгыз. Һәм телебезне саклап калырга омтылыгыз. Татарча сөйләшә, уйлый, фикерли торган кешеләр булып җитлексәгез иде. Булачак балаларыгыз-оныкларыгызны да татар җанлы итеп тәрбияләргә тырышыгыз. Яшәсең безнең татар халкы!», – диде ул.
Бер атна дәвамында «Апуш» студиясе шәкертләре һәм остазлары Туфан Миңнуллин иҗаты буенча эскизлар куюда катнашты, һәм 25 август – олуг драматургның туган көнендә эскизларны килгән тамашачыларга тәкъдим итте. Әлеге эскизларда студиянең 4 төркем шәкертләре катнашты. Шобага ярдәмендә остазларның кайсы төркем укучылары белән эшләячәге билгеләнде – лабораториянең үзенчәлеге дә шунда иде.
Шулай итеп, «Кәрлә – мәктәп баласы» пьесасы буенча эскизны «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркем укучылары тәкъдим итте. Куючы режиссер – актерлык осталыгы остазы, Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Алмаз Сабирҗанов, сәхнә хәрәкәте остазы – Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Артур Шәйдуллин.
«Үзем белән үзем» пьесасы буенча эскизны «Московский» мәдәният үзәгендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче төркем укучылары тәкъдим итте. Биредә балалар белән студиянең яңа остазы – Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, «Алтын битлек» театр премиясе иясе Булат Гатауллин эшләде. Сәхнә хәрәкәте остазы – Артур Шәйдуллин.
«Актер буларак та, режиссер буларак та театраль лабораторияләрдә катнашуым беренче түгел, шуңа бу мохит миңа бик таныш. Балалар минем белән, мин балалар белән танышып кына киләбез әле. Танышуыбыз "утка керүдән" башлангач (берничә көн эчендә эскиз чыгару – ул, чыннан да, утка кергән кебек, иҗади стресс) – алдагы көннәребез якты булыр дип өметләнәм. Бик кирәкле һәм җылы процесс булды», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Булат Гатауллин.
«Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркем укучылары язучының робагыйлары буенча эскиз күрсәтте. Алар белән студиянең сәхнә теле остазы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Резедә Сәләхова һәм студиянең музыкаль мөхәррире Ильяс Фәйзрахманов эшләде.
«Лаборатория кысаларында эшләү остазны да, балаларны да ниндидер тәртипкә, тонуска китерә торган әйбер. Һәм ул шуның белән кызыклы да. Һәм монда бернинди кысалар юк, иҗади иркенлек. Төрле алымнарны, юнәлешне, җаның ни тели, шуны эшләп карарга мөмкинсең. Материал да кызыклы булды. Робагый ул – олы кешеләргә дә аңлау өчен бик авыр материал. Без аларны балалар белән “чәйни-чәйни” нигезенә, асылына төшенгәннән соң гына, һәрбер робагыйны этюд ярдәмендә ачарга тырыштык. Уйнаучы һәм караучы балаларга кызык булсын өчен нәкъ балаларга, яшүсмерләргә якын тарихлар, вакыйгаларга мөрәҗәгать иттек. Икенче студия балалары белән эшләү шулай ук кызыклы тәҗрибә. Иң мөһиме, эшнең нәтиҗәсе булды, нәтиҗәсеннән бигрәк шул эш процессында кайнавы кызык булды», – диде Резеда Сәләхова.
Һәр эскиздан соң теләге булган тамашачы фикерләре белән уртаклашты һәм кызыксындырган сорауларын бирде. Әлфия Миңнуллина да куелышларга һәм лабораториягә нисбәтле фикерен җиткерде.
«Шушы 1 атна эчендә “Апуш”лар белән бергә кайнап яшәве миңа шулхәтле ошады. Бик рәхәт сезгә, бик кызыгам сезнең тормышка. Балаларга да, остазларга да иң матур, иҗади уңышлар телим. Чөнки мин сездә зур потенциал күрәм, сезгә шушы потенциалны үстерергә насыйп булсын иде. Туфан Миңнуллинның туган көнен безнең белән бергә матур каршы алуыгыз өчен зур рәхмәт! Мондый бәйрәм әтинең үзенә, һичшиксез, ошар иде», – диде чара ахырында Әлфия Миңнуллина.
Лаборатория ахырында барлык катнашучы балаларга һәм остазларга студия җитәкчесе исеменнән рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
«Бу лаборатория эшчәнлеге, идеясе белән мин бик канәгать. Мәктәптә классик әсәрләрне өйрәнгән кебек, безнең театрда тәрбияләнгән балалар да Туфан Миңнуллинның исемен, әсәрләрен, спектакльдән чыккан легендар җырларын, һичшиксез, белергә тиеш. Бу лабораторияне «Апуш» программасының бер мәктәбе итеп тә кабул итәм, лабораторияне булдыруның максатына да якыная алганбыздыр, дип саныйм. Бик җаваплы һәм дулкынландыргыч тәҗрибә булды бу, чөнки Әлфия Туфановна белән берлектә узды. Әзерлек вакытында да, лабораториягә исем эзләгәндә дә аның белән киңәшләшеп эшләдек. Туфан абыйның 90 еллыгына багышланган киләсе лабораториябезне дә «Апуш» студиясе шулай ук зурлап оештырыр дигән зур ышанычым һәм өметем бар», – диде «Апуш» студиясе җитәкчесе, «Күзлек» лабораториясен оештыручы Алия Фәйзрахманова.
Лаборатория барлык шәкертләр, остазлар башкаруында Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендәге «Ала карга дигән, әй, асыл кош» дигән җыр белән тәмамланды.