30 нчы октябрьдән 5 нче ноябрьгә кадәр «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре Мәскәү Губерна театрында уздырылган VI Зур балалар фестивалендә катнашты. Яшь артистлар фестиваль кысаларында оештырылган күп төрле мастер-классларда шөгыльләнеп, танылган шәхесләр белән очрашты.
«Мәскәүдә узган остаханәләр безне бик тә илһамландырды, һәм без алга таба бу юнәлештә эшләргә, тәнне чыныктыруга күбрәк басым ясарга уйладык. Чөнки иң беренче эш тән иркенлегеннән башлана. Алган белемнәребез белән студиябезнең башка төркемнәренең шәкертләре һәм остазлары белән дә бүлешергә дип максат куйдым. Остаханәләрнең нәтиҗәсе шунда ук күренде: балалар эшкә җаваплырак карый башлады, уй-фикерләүләре дә үзгәрде. Мәскәү безне үзенең таләпчәнлеге, дисциплиналы булуы белән каршы алды, шуны аңладык: зур нәтиҗәләргә һәм максатларга тизрәк ирешү өчен һәр эштә дә төгәллек булырга тиеш, без моның өстендә эшләячәкбез», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.