Новости и премьеры

«Апуш»лылар Мәскәүдә узган VI Зур балалар фестивалендә катнашты

Яңалыклар
30 нчы октябрьдән 5 нче ноябрьгә кадәр «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкертләре Мәскәү Губерна театрында уздырылган VI Зур балалар фестивалендә катнашты. Яшь артистлар фестиваль кысаларында оештырылган күп төрле мастер-классларда шөгыльләнеп, танылган шәхесләр белән очрашты.
Исегезгә төшерәбез, «Апуш» татар балалар театр студиясе «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең 3 номинациясендә – «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы ир-ат роле» һәм «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинацияләрендә җиңү яулады һәм Пермь шәһәрендә узган бүләкләү тантанасында Республика данын яклады. Россиянең халык артисты, Мәскәү Губерна театрының сәнгать җитәкчесе Сергей Безруков та җиңүчеләрне котлады, аларны Мәскәүдә узачак фествивальгә чакырды.
Зур балалар фестивале катнашучылары атна дәвамында актив рәвештә остаханәләрдә шөгыльләнде, мастер-классларны алдынгы Мәскәү остазлары – Мәскәү Губерна театрының балетмейстер-постановщигы Анна Гилунова, режиссер, Мәскәү Губерна театрының сәхнә теле буенча остазы Ольга Матвеева, Россиянең атказанган артисты, театр һәм кино актеры, актерлык осталыгы һәм сәхнә хәрәкәте остазы Григорий Фирсов, Мәскәү Губерна театрының режиссер-куючысы, актриса, сценарист, педагог Алла Решетникова һәм башкалар алып барды. Шулай ук фестивальдә катнашкан театр студияләренең спектакльләрен күрсәтү дә оештырылды.
«Мәскәүдә узган остаханәләр безне бик тә илһамландырды, һәм без алга таба бу юнәлештә эшләргә, тәнне чыныктыруга күбрәк басым ясарга уйладык. Чөнки иң беренче эш тән иркенлегеннән башлана. Алган белемнәребез белән студиябезнең башка төркемнәренең шәкертләре һәм остазлары белән дә бүлешергә дип максат куйдым. Остаханәләрнең нәтиҗәсе шунда ук күренде: балалар эшкә җаваплырак карый башлады, уй-фикерләүләре дә үзгәрде. Мәскәү безне үзенең таләпчәнлеге, дисциплиналы булуы белән каршы алды, шуны аңладык: зур нәтиҗәләргә һәм максатларга тизрәк ирешү өчен һәр эштә дә төгәллек булырга тиеш, без моның өстендә эшләячәкбез», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.
31 нче октябрь көнне иң көтелгән вакыйгаларның берсе булды, фестивальдә катнашучылар Сергей Безруков белән очрашты. Ул үзеңне сәхнәдә ничек тотарга, рольне ничек үзең аша кичереп уйнарга кирәклеген өйрәтте, яшь актерларга үзенең киңәшләрен бирде һәм барлык катнашучыларга иҗади уңышлар теләде. Ә «Апуш»лылар үз чиратында Сергей Безруковка Казан күчтәнәче тапшырды. Әлеге мизгелне актер үзенең социаль челтәрендә дә куйган иде.
Тагын бер җылы очрашу театр һәм кино актеры, кинорежиссер, Россиянең атказанган артисты Дмитрий Дюжев белән булды.
Очрашу һәм остаханәләргә бай атна 5 ноябрь көнне Мәскәү Губерна театрында «Апуш» татар балалар театр студиясенә җиңү китергән «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен тәкъдим итү белән тәмамланды. Мәскәү тамашачысы спектакльне бик җылы кабул итте, алкышларга күмде.
Белешмә. Зур балалар фестивале («Большой детский фестиваль») – ел саен үткәрелә торган халыкара фестиваль. Аның кысаларында сәнгатьнең төрле жанрларында профессиональ коллективлар тарафыннан булдырылган балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗади проектлар тәкъдим ителә.