Новости и премьеры

«Апуш» студиясе Туган тел көненә багышланган чарада катнашты

Яңалыклар
26 апрель көнне, «Апуш» студиясе Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Туган тел көненә һәм Габдулла Тукай тууына 137 ел тулуга багышланган тантаналы чарада «Апушның тылсымлы төшләре» спектакленнән өзек күрсәтте.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка күп кенә мәртәбәле кунаклар катнашты.