29 апрель көнне 16:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасында, Көнчыгыш залында, «Апуш» татар балалар театр студиясе чираттагы премьерасын тәкъдим итә. Спектакльдә Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнүче барлык шәкертләр дә катнаша. Бу аларның тәүге спектакле.
«Сарымсак» дип аталган яшьләр өчен пьесаның авторлары – Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов һәм Резеда Гарипова.
«Җир йөзендә һәммәбез дә кечкенә бер сарымсак» – шушы слоган астында узучы спектакль төрле сынаулар алдында калган яшүсмерләр турында.
Унике яшьтә син үзеңне сәер хис итәсең. Җиләк-җимешләр арасындагы сарымсак кебек. Барысы да шундый баллы, матур, әйбәт... Ә сине күбесе күрә алмый, йә күрмәмешкә салыша. Кемдер борынын җыера, кемдер кача, ә кемдер: «фу, артык кискен!» – дип зарлана... Тик асылын аңлаганнар өчен син файдалы да, кирәкле дә буласың. Менә шундый «кискен», кабатланмас яшьлек турындагы спектакльне бергәләшеп карарга чакырабыз.
Режиссёр – Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда шөгыльләнүче төркемнең актерлык осталыгы остазы Резеда Гарипова. Тамашаның сценографы, рәссамы – Гүзәл Сәфәргалиева. Хореографлар – Миләүшә Гыйлметдинова, Екатерина Губанова. Композитор – Резеда Гарипова. Аранжировщик – Марат Шәяхмәтов. Музыкаль мөхәррир, тавыш режиссеры – Ильяс Фәйзрахманов. Ут куючы рәссам – Дмитрий Солопов.
Спектакльдә яңгыраучы җырлар: «Сарымсак» (И.Хафизов сүзләре, Р.Гарипова көе), «Сөйлә» (И.Хафизов сүзләре, Р.Гарипова көе), «Ирләр булыйк» (Р.Гаташ сүзләре, М.Шәяхмәтов көе).
Шәкертләрне премьерага студия остазлары – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, сәхнә теле остазы Ирек Кашапов, сәхнә хәрәкәте укытучысы Миләүшә Гыйлметдинова, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония солисты, вокал остазы Гөлнара Байназарова әзерләде.
Син – ул синең гамәлләрең, син – ул синең сайлау. Безнең геройлар нинди юл сайлаганнарын спектакльне караганнан соң белербез!