26-27 февральдә Казан Мэриясе оештырган «Апуш» балалар театр студиясенә кастинг узды. Ул Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә үтте. Кастингта 100гә якын укучы катнашты.
«Апуш» балалар театр студиясенә старт бирдек. Кастингта укучыларны үз эшенең осталары, шул ук вакытта бала җанлы кешеләр сайлады. Студия идеясе бездә күптәннән яшәп килде. Ләкин «Нур», «Без» театр студияләренең булуы, яңа студия ни дәрәҗәдә кирәк дигән сорау тудырды. Әмма мәктәпләр белән күбрәк таныша барган саен студиягә ихтыяҗ булуы ачыкланды, чөнки балаларның сөйләм теле дәрәҗәсе елдан-ел түбәнәя. Биредә шөгыльләнеп, татарча камил дәрәҗәдә сөйләшүчеләр артыр иде. Мондый театр студияләре күбрәк булган саен яхшырак. «Сәйдәш»тә башланган студия уңай нәтиҗәләр күрсәткән очракта аны Ленин исемендәге мәдәният сараенда да ачарга телибез», – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
«Кастинг уңышлы узды. Укучыларның әзерлек дәрәҗәсе төрле, араларында алдан әзерләнгән материал белән килүчеләр дә бар иде. Без, жюри әгъзалары, укучының үзенчәлегеннән чыгып, аңа биремнәр бирдек, төрле яктан сынарга тырыштык. Баланың эшләү теләгенә, яңа алымнар өйрәнүгә ачык булуына басым ясадык. Үзләренең әзерләп килгән программалары вакытында малайлар һәм кызлар татар телен белү дәрәҗәсе югары булуны күрсәтте. Тик бу күнекмәләрен алар көндәлек тормышта да, сәхнәдә дә күрсәтә белергә тиеш. Кастинг нәтиҗәләре буенча студиягә 30 кеше сайлап алачакбыз, моннан тыш резервта биш кеше булачак», – диде Алия Фәйзрахманова.