Новости и премьеры
«Авыл эте Акбай» мюзиклына рәхим итегез!
2024-01-14 15:00
Афиша
«Апуш» татар балалар театр студиясе елның беренче премьерасына чакыра!
18 гыйнвар көнне 18.00 сәгатьтә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәге сәхнәсендә «Апуш» татар балалар театр студиясе күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасы буенча мюзикл күрсәтәчәк. Спектакльдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче барлык шәкертләр дә катнаша. Бу – аларның икенче спектакле.
Премьераның төп үзенчәлеге – җанлы музыкаль бизәлеш. Махсус студиянең спектакле өчен дип Казан шәһәренең Мансур Мозаффаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбенең 5 шәкертеннән һәм 3 остазыннан торган «Музафаров-бэнд» дигән төркем оешты. Тамашада хәтта музыка мәктәбенең директоры да катнашачак. Мюзиклдагы көйләрнең авторы – композитор
Зөлфәт Вәлиуллин,
җыр сүзләрен шагыйрә
Гөлүсә Батталова
иҗат итте. Тамашаның сценографы – Татарстанның М.Җәлил исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Б.Урманче исемендәге премия лауреаты
Булат Гыйльванов
. Музыкаль мөхәррир –
Ильяс Фәйзрахманов
. Ут куючы рәссам –
Дмитрий Солопов
, тавыш режиссеры –
Азат Нотфуллин
. Спектакльнең режиссеры – студиянең җитәкчесе
Алия Фәйзрахманова
.
Кайчакта бәхетнең янәшәдә булуын аңлар өчен авырлыклар аша узарга кирәк. «Авыл эте Акбай» – дуслык һәм хәйләкәрлек, тугрылык һәм хыянәт турында бәян итүче спектакль.
Тамашаның төп герое – Акбай авылда яши, авыл аңа бик ошый, ул рәхәтләнеп иркендә йөгерергә, уйнарга, туйганчы ашарга ярата. Ә менә аның белән бер йортта яшәүче хәйләкәр песи – Тәмлетамакның бер дә авылда яшисе килми, ул телевизордан күреп алган шәһәр дигән матур җиргә качарга хыяллана. Һәм берзаман бу хыялын тормышка ашырырга теләп, авылдагы йорттан чыгып китә. Акбай дустын ялгызын калдырамы соң инде?! Юлда аларга күп сынаулар аша узарга, күп кенә җәнлекләр белән очрашырга туры килә. Акбай белән Тәмлетамак барлык сынауларны да җиңеп чыга алырмы? Аларның сәяхәте ничек тәмамланыр? Моны җырлы-маҗаралы спектакльне караганнан соң белербез!
Шәкертләрне премьерага студия остазлары – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты, актерлык осталыгы укытучысы
Алмаз Сабирҗанов
,
Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар Дүләт драма һәм комедия артисты, сәхнә теле остазы –
Гөлназ Нәүмәтова,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,
Казан театр училищесының вокал укытучысы
Гөлнара Шәйхетдинова,
Казан шәһәренең 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясе каршындагы «Елмай» хореография коллективының сәнгать җитәкчесе, сәхнә хәрәкәте укытучысы
Миләүшә Гыйльметдинова
әзерләде.
Шунсын да искәртеп үтик, Туфан Миңнуллин әсәре буенча беренче тапкыр «Авыл эте Акбай» спектакленең премьерасы Г.Камал театрында 1989 нчы елда булган. 2013 елда аны кабаттан сәхнәләштерәләр, һәм анда Сарбай ролен «Апуш»лыларның остазы Алмаз Сабирҗанов башкарган була. Ә без сезне 2024 елгы премьерада көтеп калабыз!