Новости и премьеры

«Апуш» студиясе Брянцев фестивалендә 1 нче урын яулады!

2024-04-05 16:00 Яңалыклар
«Апуш» татар балалар театр студиясе 2024 нче елның 1-4 апрель көннәрендә Санкт-Петербург шәһәрендә узган балалар театр коллективларының XXV Халыкара «Брянцев фестивале»ндә катнашты.
4 нче апрель көнне фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы һәм гала-концерты узды. 16 илдән һәм шәһәрдән килгән катнашучылар арасыннан «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Кечтүк» спектакле 1 нче урынга лаек дип табылды!
«Брянцев фестиваленең юбилей елында катнашып, 16 команда арасыннан 1 нче урын алуыбыз белән без бик бәхетле. Татарстанны, «Апуш»ыбызны шулай, татар телендә уйнап, театр дөньясына таныта алуыбызга бик шатбыз. Нәтиҗәләрне көткәндә барыбыз да борчылып, кулга-кул тотынышып тордык, шул вакытта Казахстан, Мәскәү, Белоруссия төркемнәре “Сез буласыз беренче, сез аңа лаек” дип әйтеп тордылар. Бу безнең өчен иң зур бәя», – диде спектакльнең режиссеры, Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова.
Җиңүчеләргә дипломны Санкт-Петербургның А.А.Брянцев исемендәге яшь тамашачы театрының баш режиссеры Сусанна Цирюк тапшырды. «Апуш» студиясе шәкертләре сәхнәдәге котлауларны кабул итеп, оештыручыларга фестивальдә җиңү китергән спектакльнең символын – «Кечтүк» курчагын һәм Казан чәкчәген бүләк иттеләр.
«Әлеге фестивальгә 120 спектакль арасыннан 16 спектакль сайлап алынды. Алар арасыннан гран-при исеменә Чиләбе шәһәреннән “Это правда” иҗади үсеш студиясе, ә 1 нче урынга безнең студиябез лаек булды. Фестивальдә катнашкан 16 спектакль арасында 2 төркем туган телендә чыгыш ясады. Ереван шәһәреннән килгән төркем әрмән телендә тәрҗемәсез генә уйнады. Без спектакльне үз туган телебездә – татар телендә уйнап, тамашачыга рус теленә тәрҗемә белән тәкъдим иткән бердән-бер төркем. Татар телебезне Рәсәйгә генә түгел, якындагы чит илләргә дә танытабыз, күрсәтәбез. Иң кыйммәтлесе безнең өчен шул. Тирә-юньнән дә “Казан мөгаен 1нче булыр, спектакльләре бик әйбәт” дигән сүзләр ишеткәләдек. Севастополь укытучысы безнең бер шәкертебезне үз янына дәшеп, кочаклап, бөтен балалары каршында “Менә алар шикелле уйнарга өйрәнегез” дигән. Бу без остазлар өчен бик зур бәя, зур дәрәҗә. Безнең балаларга карап үрнәк алалар. Әлеге фестиваль бездә бары тик уңай тәэсиләр генә калдырды. Шундый матур шартларда, затлы отельда яшәдек, балалар да шулхәтле дуслашып, якынаеп беттеләр. Мондый барулар балаларны рухи яктан да бик нык үстерә һәм үзара тагын да якынайта. Безнең балаларның төркем белән шулай ерак юлга беренче тапкыр чыгулары. Без кунакханәдә дә бергә яшәдек, остаханәләрдә дә катнаштык, спектакльләр дә карадык, һәм аларның үз-үзләрен тотышлары безне шаккаттырды. Балаларыбыз шулхәтле тәрбияле, итәгатьле, кеше алдында да үзләрен лаеклы тота беләләр, күңелләр тулды. Бүләкләүдә дә безне иң ахырдан гына әйттеләр, әллә бөтенләй төшеп калдык микән дигән шик тә керде. Хәтта үзем дә куркып куйдым. Ә балалар йөзләренә дә чыгармадылар. Алар үз чиратларын көтеп, һәр бүләкләнгән төркем өчен кул чабып, сөенеп-шатланып, хуплап утырдылар. Безнең татар балалары үзләрен бик югары дәрәҗәдә тоталар. Афәрин», – диде спектакльнең режиссеры, Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия Вәлиева.
Искәртеп узыйк, драматург Илгиз Зәйниев пьесасы буенча «Кечтүк» спектакле бер ел элек Казанның Ленин исемендәге мәдәният йорты сәхнәсендә куелган иде. Әлеге спектакль «Апуш» студиясенә моңа кадәр дә җиңүләр китерде:
- 2023нче елда «КИЛӘчәк буын» балалар театр коллективларының II Бөтенроссия фестивалендә 1 нче дәрәҗә лауреат;
- 2024 нче алда «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивалендә 2 нче урын. Апрель аенда апушлар бүләкләү тантанасына Ижау шәһәренә Татарстан данын якларга барачак.
Брянцев фестивале иң зур һәм абруйлы балалар фестивальләренең берсе, ул театр коллективларына үз хезмәттәшләренең спектакльләрен күрергә, тәҗрибә уртаклашырга һәм һөнәри дәрәҗәләрен арттырырга, ә катнашучы балаларга сәләтләрен, иҗатларының нәтиҗәләрен киң аудиториягә күрсәтергә мөмкинлек бирә. Катнашучылар арасында Әрмәнстан, Казахстан, Белоруссия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Мурманск, Вологда, Мценск, Воронеж, Казан, Чиләбе, Севастополь, Яр Чаллы, Пенза һәм Озерецкое бистәсе якларыннан балалар театрлары бар иде. А.А.Брянцев исемендәге яшь тамашачы театры сәхнәсендә 350гә якын яшь актерлар чыгыш ясады.
3 көн дәвамында барган фестивальдә катнашучылар төрле төбәкләрдән, шәһәрләрдән килгән театр коллективларының спектакльләрен карады, һәр көнне спектакльләрдән соң оештырылган түгәрәк өстәлләрдә театр белгечләре фикер алышты, үз киңәшләрен бирде.
Шулай ук профессионаллар төрле юнәлешләрдә остаханәләр дә алып барды:
– сәхнә теленнән мастер-классны актриса, Борис Щукин исемендәге Театраль институтның сәхнә теле кафедрасы профессоры, филология фәннәре кандидаты, Россинең атказанган мәдәният хезмәткәре, Көньяк Осетия Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе, Кабарда-Балкар республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия иҗтимагый тавыш академиясенең вице-президенты Мария Оссовская;
– заманча хореографидән мастер-классны Россиянең атказанган артисты, театр составында ике мәртәбә «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты иясе, «Алтын лира» премиясе лауреаты Владислав Морозов;
– актерлык осталыгыннан остаханәне театр, кино, телевидение һәм дубляж актрисасы, телевидение алып баручысы, юморист, җырчы, комик, Comedy Woman шоуының һәм «Фёдор Двинятин» КВН командасының экс-катнашучысы Наталия Медведева үткәрде.
«1 нче урын алуыбызга без бик шатбыз. Зур рәхмәт безнең остазларыбызга, әти-әниләргә! Санкт-Петербургта үткәргән көннәребез якты хатирәләр булып күңелебездә калачак. Киләчәктә дә бердәм, бергә булып, алга таба да матур фестивальләрдә катнашырга язсын, безгә барыбызга да әлеге фестиваль бик ошады», – дип хисләре белән уртаклаштылар студия шәкертләре.
«Апуш» студиясенә исән-сау кайтып җитүләрен теләп калабыз! 19 апрель көнне алар Яр-Чаллы шәһәрендә узачак «Действующие лица» XIX Бөтенроссия яшьләр театр фестиваль-форумында катнашачак.