Бүген, Халыкара театр көнендә, VI «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне игълан итү булды.
Финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнашты. Алар арасында Татарстаннан Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы «ЭОС» студентлар театры һәм Казанның «Апуш» татар балалар театр студиясе спектакльләре дә бар иде. Фестивальгә йомгак ясауның төп мәйданчыгы Ижау шәһәрендә булды. Турыдан-туры трансляция барышында Идел буе федераль округының 14 төбәге чиратлап эксперт жюриның тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итте.
«Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә Казанның «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Авыл эте Акбай» мюзиклы җиңеп чыкты.
Балалар спектакльләре арасында «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Авыл эте Акбай» спектаклендә Акбай ролен уйнаган Рәмис Хәкимов, «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинациясендә спектакльгә көйләр язган композитор Зөлфәт Вәлиуллин җиңү яулады.
Искәртеп узыйк, күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин пьесасы буенча «Авыл эте Акбай» спектаклен «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме сәхнәләштерде. Әлеге спектакль «Театраль Идел буе» фестиваленең республика этабында җиңү яулаган иде. Спектакльнең режиссеры – «Апуш» татар балалар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.
Шунсын да әйтергә кирәк, 2023 нче елда апушларның «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле әлеге фестивальдә беренче тапкыр җиңү яулаган иде, 2024 нче елда студиянең «Кечтүк» спектакле 2 нче урынга лаек булды.
«3 ел эшләү дәверендә безнең «Апуш» театр студиясе үзен әһәмиятле проект буларак күрсәтте. «Апуш»та шөгыльләнүче һәм студия белән кызыксынучы балалар саны елдан-ел арта. Күп кенә конкурсларда да абруйлы театр экспертлары «Апуш» эшчәнлеген югары бәяли. Шул ук вакытта безнең өчен иң мөһиме –балаларның иҗади сәләтләрен ачып кына калмыйча, туган телебез һәм милли традицияләребезне саклаучы мохит тудыру», – дип билгеләде Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Җиңүчеләрне бүләкләү 2025 елның 15-18 апрелендә Ижау шәһәрендә узачак. Тантанага «Иң яхшы балалар спектакле» һәм «Иң яхшы яшьләр спектакле» номинацияләрендә 1,2,3 урынны алган җиңүчеләр җыелачак.
Фестивальнең төбәкара этабына барлыгы 1455 һәвәскәр театр коллективлары гариза җибәргән булган. Алар арасында 1235 балалар театр коллективлары һәм 220 яшьләр театр коллективлары. Регионнарның театр мәйданнарында барлыгы 21578 яшь актер чыгыш ясаган.
«Театраль Идел буе» фестивалендә катнашкан спектакльләрнең видеоверсияләре белән «Театраль Идел буе» федераль округы проектының рәсми сайтында танышырга мөмкин: https://xn--80aagjcbgozdsmdljgyc7qka.xn--p1ai/2024/finalists