«Апуш» татар балалар театр студиясе «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркемгә өстәмә кастинг оештырды. 26 мартта узган кастингта Казаннан барлыгы 50гә якын бала катнашты. Балтач районыннан да укучылар бар иде. Аларның сәләтләрен К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәлахова, вокалист Гөлнара Шәйхетдинова, хореограф Миләүшә Гыйльметдинова һәм «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова бәяләде.
«Апуш» студиясенә йөрергә теләүче балалар нәфис сүз, җыр, бию һәм музыкага булган бөтен осталыкларын да күрсәтергә тырышты. Алдан кисәткәнчә, җырлый белүгә аерым игьтибар бирелде.
Кастинг нәтиҗәләре буенча «Чулпан» мәдәният үзәгенә өстәмә 14 бала сайлап алынды. Алар студиядә шөгыльләнүче укучылар белән бергә «Апуш»ка бушлай йөриячәк.
Искәртеп узыйк, «Апуш» татар балалар театр студиясе хәзерге вакытта Казанның 3 урынында – «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин мәдәният йортында эшли. Төп максат – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшь буынның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү, милли мәдәниятне үстерү. Шәкертләр атнага өч тапкыр актерлык осталыгы, вокал, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте дәресләренә йөри. Аларны профессиональ остазлар, театр актерлары укыта. «Апуш» татар балалар театр студиясенең спектакльләрен апрель аенда Г.Камал театры сәхнәсендә күреп булачак.