13 декабрь 18.00дә Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе икенче спектаклен күрсәтәчәк. Тамашачыларга Йолдыз Шәрәпованың (Хәбир Ибраһимов инсценировкасы) «Зоопарк-әлифба» спектакле тәкъдим ителә. Спектакль квест форматында бара. Төп персонажлар – игезәкләр Илназ белән Гөлназ һәм апалары «Зоопарк-әлифба» дигән серле квестка эләгә. Бертуганнар, төрле сынаулар аша узып, 38 җәнлек, кош-корт белән таныша.
«Зоопарк-әлифба» – шигъри формадагы җырлы-биюле тамаша. Спектакльнең үзенчәлеге – квест формасында үтүендә. Яшь актерлар җәнлеккә дә әверелә, шул ук вакытта кеше рәвешенә дә керә. Спектакльдә 38 җәнлек булганга, кайбер укучыларга берничә рольдә уйнарга туры килә, – ди А.Фәйзрахманова.