Новости и премьеры

Көтелгән яңалык! «Апуш» татар балалар театр студиясе өстәмә төркемнәр җыя!

Яңалыклар
«Апуш» татар балалар театр студиясе өстәмә кастинг игълан итә. Аның нәтиҗәләре буенча «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче төркемнәргә өстәмә 15әр бала сайланып алыначак.
Кастинг 27 августта 12.00-21.00 аралыгында «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә үтәчәк (Николай Ершов урамы, 57а).
Катнашучыларның яшь чикләве: 9-15 яшь.
Гариза җибәрү өчен сылтама аша кереп, 23 августка кадәр анкета тутырырга кирәк:
Катнашучылар үзләренең бөтен булган сәләтләрен (җыр, бию, шигырь) студиянең остазларына күрсәтәчәк. Шулай ук жюри тарафыннан өстәмә биремнәр дә булырга мөмкин.
Сораулар буенча түбәндәге номерларга (whatsappка язарга) мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
+7 919 640 73 07 - Җәләева Сөмбел Раниф кызы (студиянең сәнгать җитәкчесе)
+7 953 403 00 34 - Хәйретдинова Гүзәл Алмаз кызы (студиянең өлкән администраторы)
Искәртеп узыйк, «Апуш» татар балалар театр студиясе Казан Мэры патронажы астында 2022нче елның март аенда ачылды. Хәзерге вакытта Казан шәһәренең муниципаль бюджет мәдәният учреждениесе буларак эшләп килә. Ә 2023нче елның сентябрь аенда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәмендә «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе ачылды. Бүгенге көндә 5 студиядә 200гә якын бала шөгыльләнә. Һәр төркемдә тәҗрибәле, профессиональ остазлар укыта. 2 ел дәвамында студия 8 спектакль чыгарды. Быел көзгә студия Дәрвишләр бистәсендә тагын бер төркем җыячак.
Студиянең төп максаты – укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләргә иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итү, милли мәдәниятне үстерү. Укучылар атнага өч тапкыр актерлык осталыгы, вокал, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте дәресләренә йөри. Биредә профессиональ остазлар, театр актерлары белем бирә. Студиянең үзенчәлеге – дәресләрнең татар телендә узуында.