13 һәм 14 апрель көннәрендә Г.Камал театрының универсаль залында «Апуш» татар балалар театр студиясе бөек шагыйребез Г.Тукай иҗатына багышлап «Унөч» спектаклен тәкъдим итте.
«Тренинглар баланың эчке дөньясын ачуга юнәлтелгән иде. Сәгатьләр буе дәвам иткән тренинглар вакытында битлекләр салынды, һәм без балалар белән аларны борчыган, ә кайвакыт яшәргә комачаулаган сорауларга җаваплар табарга тырыштык. Нәтиҗәдә балалар ачылып китте, үзләрен иркенрәк хис итә башлады, авыр темаларга сөйләшүдән курыкмаска өйрәнде. Тренинг ахырында аларда үз-үзләренә ышаныч барлыкка килде», – диде Булат Минкин.
«"Унөч" спектакле өчен пьеса язарга мин бик куркып һәм дулкынланып алындым. Булат Минкин яшүсмерләр белән тренинглар үткәргән һәм шулар нәтиҗәсендә шактый материал тупланган иде. Бер уйласаң, тот та яз инде! Әмма ул материал – унөч яшь кешенең эчке дөньясын ачып салган язмалары, шәхси уйланулары, куркулары, хисләре, проблемалары һәм сөенечләре иде шул! Мин алар язганны укый башлауга ук кире куйдым да, режиссер Алия Фәйзрахмановага шалтыраттым: бу язмаларны миңа укырга ярыймы соң? Балалар рөхсәт иттеме? – дип сорадым. Моңа кадәр дә шактый яхшы белгән апушларымны мин өр-яңадан ачтым. Күбесендә 16-17 яшьлек үземне күрдем, пьесада кайберләренә сиздерми генә җавап та бирдем кебек... "Унөч"нең икенче җаваплы ягы – аның Тукай белән бәйле булуы. Соңгы елларда бигрәк тә җанымны авырттырган күренеш – җәмгыять тарафыннан Тукайның һәйкәлләштерелүе бүгенге яшьләрне дә борчый икән бит! Кем ул Тукай? Дәреслектәге түбәтәйле фотомы, әллә мең каршылыклы дөньясы булган кешеме? Тукай турында белемнәребез, күзаллавыбыз гел бер туры сызык буйлап кына бара түгелме? Киләчәккә илтеп җиткерү өчен бүгенге яшьләр аны ничек тоярга, аны ничек ачарга, аңа ничек якынаерга тиеш? Менә шушы һәм башка бик күп сорауларга җавапны без яшүсмерләр белән бергә эзләдек. Пьеса туу процессында алар турыдан-туры катнашты. Каләм иясе буларак, минем өчен бу өр-яңа тәҗрибә, күпмедер дәрәҗәдә авантюрага тиң адым булды. Шушы иҗади хәрәкәтебезнең үзәгендә булган, яшүсмерләр дөньясы белән язучы инануларының алтын урталыгын таба белгән идеяләр генераторы – спектакльнең режиссеры Алия Фәйзрахмановага рәхмәт. "Унөч" спектаклендә бик күпләр үзләрен таныр, Тукайга яңача якынаер дип ышанып калам», – диде пьеса авторы Гөлүсә Батталова.
«Әлеге проектның төп миссиясе – хәзерге заман яшүсмерләренең борчуларын, аларның куркуларын, проблемаларын Тукайда да табып, Тукай аша тамашачыга күрсәтү иде. Беренче репетициядә үк тренинглар үтә башладык, каләм алып сорауларга җавап бирдек: безне нәрсә елата, нәрсә мотивация бирә, нәрсә көлдерә, нәрсә елмайта? Булат абыйга үзебезнең фикерләрне әйткәннән соң, эшне башладык. Башта сөйләшү тренинглары узды, аннары физик тренингларга күчтек. Миңа иң ошаган тренинг – Тукай белән бәйле бер предмет сайлап, шул предмет исеменнән интервью бирү булды. Шундый кызыклы тренинглар аша үтеп, үзебезнең уйларыбыз белән бүлешеп, сөйләшеп, шушындый әсәр килеп чыкты», – дип бүлеште «Апуш» студиясенең чыгарылыш шәкерте Аяз Әгълиуллин.
«Тукай иҗатына кагылырга, аның шигырьләрен үзгәртергә ярамый дип консерватив фикерләүчеләр бик күп. Ләкин мин ярый һәм кирәк дип уйлыйм. Спектакльнең идеясе дә яшьләрчә, һәм монда музыка да бөтенләй икенче төрле. Ул минем өчен дә башкача, яңа сулыш белән килеп чыкты кебек. Мин Тукайның хәзерге тормыш ритмына туры килүен, заманча яңгыравын күрсәтергә теләдем. Бөек классиклар шуңа күрә бөек, аларның әсәрләре теләсә кайсы дәвердә актуаль яңгырый һәм теләсә кайсы музыка юнәлешенә туры килергә мөмкин. Репертуарымның Тукай шигырьләренә яңа җырлар белән баюына бик шатмын. Чөнки аның шигырьләренең үзенчәлекле ритмы, архитектурасы бар, дөресен әйтәм, бик җиңел булмады, ләкин килеп чыккан нәтиҗәгә бик сөенәм. Язгы, кискен, ләкин шулкадәр көтелгән җилдәй үзенчәлекле атмосфера барлыкка килде», – диде Миләүшә Хәйруллина.
«Бию куяр алдыннан иң элек сәнгать җитәкчесе юнәлеш бирә, идеянең «орлыгын» сала. Ә бию образлары һәм формалары – шул бөртекләрдән тиешле номер үсеп чыксын өчен «су сибү» кебек. Минем балалар белән эшләү тәҗрибәм бар, ә актерлар белән – беренче тапкыр. Бу минем өчен бик кыйммәтле тәҗрибә. Бию буенча белемнәремне балалар белән бүлешү һәм аларның спектакльдәге образларын минем фәлсәфәм һәм башкару манерасы ничек үзгәртүен күрү ошый. Номерларга без практикалар аша килдек: идеяне тормышка ашыру өчен балалар үзләреннән кирәкле көч һәм хисләр эзләде. Музыка белән кыенлыклар булмады – мин меломан, төрле музыка тыңлыйм. Һәрвакыт яңа эшкә алынганда, мин өйрәнәм һәм үземне яңа яктан ачам», – диде хореограф Илья Леонов.
«Иң элек эш башлаганчы, композитор белән өстәл артына утырып сөйләшү була, теләк-тәкъдимнәрне уртаклашабыз. Безнең нәрсә теләгәнне композиторның тоемлавы, аңлавы, бер-береңне ишетү мөһим. Бу очракта безнең күзаллау белән композиторныкы тулаем туры килде дип уйлыйбыз. Без балалардан, яшүсмерләрдә чыгып эш иттек, 13 баланың һәрберсеннән 3 төрле көй сорадык: кәефләре әйбәт яки начар булганда һәм гашыйк булганда нинди җырлар тыңлаганнарын белештек, шундый ысул белән бардык. Чөнки без башка җырлар тыңлап үскән буын, шуңа хәзерге балалар белән күзаллау аерылырга да мөмкин. Үзебезнең фикерләү буенча гына иҗат итсәк, искелеккә кереп китү, заманга туры килмәү дә ихтимал. Балалар студиясе булгач аның музыкасы да яшьләрчә булырга, хәзерге заман таләпләренә туры килергә тиеш. Үзебезнең татар милли рухын онытырга да ярамый, ләкин ул юл белән генә дә барып булмый, чөнки яшьләрне дә җәлеп итәргә, замана белән бергә атларга кирәк», – диде музыкаль мөхәррир Ильяс Фәйзрахманов.
«Премьерага кадәр репетицияләр 2-3 ай утсыз уза, мизансценалар куела. Прогоннар алдыннан артистларга ут яктырта башлагач, бөтенесе ачык күренә башлый. Спектакльдә ут та, музыка да, артист та тандемда булырга тиеш. Әгәр дә сәхнәдә ниндидер предмет яктыртыла икән, димәк, артист аның белән эшләргә, шуңа акцент ясарга тиеш дигән сүз, ут артист уенын тулыландырып тора. Һәрбер элементтан мозаика кебек рәсем ясала, әзер продукт барлыкка килә. Без башта төрлечә эшләп карыйбыз, утны кайсы яктан куйсаң әйбәтрәк күренә, экспериментлар ясыйбыз һәм иң отышлы вариантны сайлыйбыз. Бар эш тә рәссам белән берлектә, аның карашыннан чыгып эш ителә», – диде ут рәссамы Илшат Сәяхов.
«Балаларның күбесе чыгарылыш шәкертләре, күбесенең күңелләрендә җырланмаган җыр кебек әйтелеп бетмәгән сүзләре калды шикелле. Театр училищеларында диплом яклаган кебек, студиягә озак йөргән балаларның да ниндидер йомгаклау эше булырга тиеш. Моңа карап бу спектакль 1-2 тапкыр гына уйналачак дигән сүз түгел, башка состав та әзерлибез. Бу спектакльгә һәр кешенең үзенчәлеге керәчәк. Яңа балага кием теккән кебек, спектакль һәрвакыт үзгәреп торачак. Кешенең хикәясен, вербатим вакыйгасын башка бала сөйләмәячәк, киләчәктә балага карап адаптацияләнәчәк, структурасы да үзгәрергә мөмкин, спектакльнең уникальлеге, экспериментальлеге дә шунда. Эшләү процессында без эзләндек, театрның яңа кануннарын, кагыйдәләрен өйрәндек. Театрда “эзопов язык” дигән термин бар. Балалар шулай үзләренең эчке дөньясыннан, типажыннан чыгып, тренингта экспонатлар сайладылар, аларның табигый типажлары спектакль персонажлары тудырды. Экспонатларны Тукай образы белән бәйләп сөйләү, һәр кешенең дә тирән яралары була, хәтта бөек шагыйрьләр һәм генийларның да җан әрнүләре, хаталары бар, алар да һәйкәл дә, алиһә дә, камил зат та түгел дигән фикерне җиткерү – спектакльнең төп максаты булып тора. Тукай һәм аның иҗаты – ул безнең өчен идеаль. Ләкин ул шул образны кыю һәм үз-үзенә тугры булып, хезмәт итеп тудырган, күпме кыенлыклар, киеренкелекләр аркылы килгән. Яшүсмерләр шуны күрергә, үзләреннән кәнагатьсезлек белән калмаска тиеш. Әгәр дә нинди дә булса эшне яратасың икән, шул юл белән барырга, тукталып калмаска, барып чыкканчы тырышырга, үз-үзеңә ышанычны арттырырга кирәк дигән сүзне Тукай образы аша күрсәтергә теләдек. Без күп очракта яраларны яшерәбез, тик бу юлы без аларны ачтык, күпертер өчен һәм балаларның курку-борчуларын күрсәтер өчен түгел, ә бөтен кешедә дә яра бар, тик аңа карап үзеңә бикләнергә ярамый икәнлеген аңлату өчен» – диде Алия Фәйзрахманова.