12 һәм 13 май көннәрендә Ленин исемендәге мәдәният йортында һәм «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең спектакльләре күрсәтелде, 900 гә якын тамашачы карады. Әлеге спектакльләр бу сезонның йомгаклау тамашалары иде.
«Татар авылларында, районнарында матур итеп татарча сөйләшүче, уйнаучы балаларны күрергә була, әмма Казанда балаларның шулай татарча сөйләшүләре сокландыра. Беренче чиратта әти-әниләргә, остазларга һәм шундый әсәрләр иҗат итүче авторга рәхмәт. Шулхәтле заманча спектакль, бер сулышта карадык. Бу балаларны Мәскәү сәхнәсенә алып чыгарлык», – дип хисләре белән уртаклашты Камил Ногаев «Кечтүк» спектаклен караганнан соң.