Новости и премьеры

«Апуш» студиясе спектакльләр сезонын япты

Яңалыклар
12 һәм 13 май көннәрендә Ленин исемендәге мәдәният йортында һәм «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең спектакльләре күрсәтелде, 900 гә якын тамашачы карады. Әлеге спектакльләр бу сезонның йомгаклау тамашалары иде.
12 май көнне тамашачылар драматург Илгиз Зәйниев әсәре буенча «Кечтүк» спектаклен, 13 майда Йолдыз Шәрапованың (Хәбир Ибраһимов инсценировкасы) «Зоопарк-әлифба» спектаклен карадылар. Бу юлы спектакльдәге рольләрне укучылар алмашып уйнадылар.
Спектакльләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, РСФСРның атказанган мәдәният эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, драматург, «Әкият» Татар Дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев, Татарстанның халык артисты Фирая Әкбәрова һ.б. карады.
«Татар авылларында, районнарында матур итеп татарча сөйләшүче, уйнаучы балаларны күрергә була, әмма Казанда балаларның шулай татарча сөйләшүләре сокландыра. Беренче чиратта әти-әниләргә, остазларга һәм шундый әсәрләр иҗат итүче авторга рәхмәт. Шулхәтле заманча спектакль, бер сулышта карадык. Бу балаларны Мәскәү сәхнәсенә алып чыгарлык», – дип хисләре белән уртаклашты Камил Ногаев «Кечтүк» спектаклен караганнан соң.
Спектакльне тамашачылар, килгән кунаклар бик җылы кабул итте, аягүрә алкышлады. Яшь артистларны әти-әниләре, дуслары, туганнары премьера белән котлады.