Сентябрь аенда Казан Мэры патронажы астында Ленин исемендәге мәдәният сарае һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студияләре ачылачак. Шул уңайдан, 4 сентябрьдә Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Апуш» татар балалар театр студиясенә кастинг узды. Анда Казан шәһәреннән, Балтач, Биектау, Арча, Саба районнарыннан 9-15 яшьлек 80гә якын укучы катнашты.
Укучылар үзләренең төрле юнәлешләрдәге (вокал, уен коралында уйнау, әдәби әсәр уку, хореография) сәләтләрен күрсәтте. Моннан тыш, барлык укучылар да жюри әгъзаларының биремнәрен үтәде. Катнашучыларга Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге театр актрисасы Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары, Г.Камал исемендәге театр актерлары Миләүшә Шәйхетдинова һәм Алмаз Сабирҗанов, «Апуш» студиясе җитәкчесе, актерлык осталыгы буенча студия остазы Алия Фәйзрахманова бәя бирде.
Алты сәгатькә сузылган кастинг нәтиҗәләре буенча катнашучыларның якынча исемлеге билгеле булды. Бу укучылар ике атна дәвамында театр студиясе дәресләренә йөриячәк. 38 кешедән бары тик 30 укучы гына сайлап алыначак, һәм алар Ленин исемендәге мәдәният сарае базасындагы «Апуш» балалар студиясенең тулы канлы шәкертләре булачак. Искәртеп узыйк, студиягә йөрү бушлай.