Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сүзләренә караганда, яңа проектның тууына, беренче чиратта, әти-әниләр сәбәпче: «2022 нче елда «Апуш» татар балалар театр студиясе эшли башлагач та, безгә 9 яшьтән кечерәк балаларның әти-әниләре мөрәҗәгать итә башлады. Кайберсе хәтта ике яше генә тулган сабыен да татар студиясенә йөртергә әзер иде. Туган телгә мәхәббәт, татар теленә кызыксыну уятучы, милли үзаң тәрбияләүче балалар оешмасына ихтыяҗ зур икәнлеген күреп, сентябрьдан дүрт яшьтән алып сигез яшькә кадәр балалар өчен яңа юнәлеш ачарга булдык», – диде ул.