Новости и премьеры

Казан Мэриясе «Апуш. Нәниләр» мәктәп-студиясе ача!

Яңалыклар
Сайлап алу туры 3 сентябрь көнне Шәрык клубында узачак.
«Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясе 4-8 яшьлек кечкенә балалар өчен кастинг игълан итә. Аның нәтиҗәләре буенча яңа мәктәп-студиядә 15-әр баладан торган 2 төркем шөгыльләнәчәк.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сүзләренә караганда, яңа проектның тууына, беренче чиратта, әти-әниләр сәбәпче: «2022 нче елда «Апуш» татар балалар театр студиясе эшли башлагач та, безгә 9 яшьтән кечерәк балаларның әти-әниләре мөрәҗәгать итә башлады. Кайберсе хәтта ике яше генә тулган сабыен да татар студиясенә йөртергә әзер иде. Туган телгә мәхәббәт, татар теленә кызыксыну уятучы, милли үзаң тәрбияләүче балалар оешмасына ихтыяҗ зур икәнлеген күреп, сентябрьдан дүрт яшьтән алып сигез яшькә кадәр балалар өчен яңа юнәлеш ачарга булдык», – диде ул.
«Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясендә атнасына өч тапкыр вокал, татар теле, сәхнә теле, актрелык осталыгы, хореография дәресләре бушлай укытылачак. Остазлар – профессиональ белгечләр һәм театр артистлары балалар белән татар телендә шөгыльләнәчәк. «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенең кураторы – театр һәм кино актрисасы, җырчы Гүзәл Сибгатуллина. Проект Казан Мэриясе тарафыннан ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Кастинг 3 сентябрьдә 12.00-15.00 сәгатьтә Шәрык клубында (Татарстан урамы, 8 йорт) үтәчәк.
Катнашучыларның яшь чикләве: 4-8 яшь.
Нәни катнашучылар үзләренең бөтен булган сәләтләрен (җыр, бию, шигырь) кастингның жюри әгъзалары – Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Гөлназ Нәүмәтова, Казан шәһәренең 180 нче күппрофильле полилингваль гимназиясе каршындагы «Елмай» хореография коллективының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Гыйльметдинова, «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенең кураторы Гүзәл Сибгатуллина һәм «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахмановага күрсәтәчәк. Шулай ук жюри тарафыннан өстәмә биремнәр дә булырга мөмкин.
Сайлап алуны уңышлы узган балалар «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясендә шөгыльләнәчәк.
Гаризалар (баланың фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, яше, элемтә өчен әти-әнисенең телефон номеры) teatrstudio_kzn@mail.ru адресы буенча 2 нче сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Сораулар буенча 89270322285 номерына (whatsappка язарга) Фәйзрахманова Алия Госман кызына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.