15, 16 декабрь 18:00 сәгатьтә «Апуш» татар балалар театр студиясе «Елантау» этно-фэнтези мюзиклын тәкъдим итә.
Пьесаның авторы – язучы Резедә Гобәева. Спектакльне сәхнәгә куючы остаз – «Апуш» студиясенең җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова.
Гап-гади кешеләр дөньясында яшәүче Зөлкарнәй исемле гап-гади малай көннәрдән-бер көнне, очраклы рәвештә, бер бик гадәти булмаган хәлгә юлыга: ул борынгы китапларда һәм балаларның хыялларында гына була алган әкият дөньясына эләгә. Шомлы, серле, хикмәтле бу дөнья Зөлкарнәйне үзенең холык-фигыле турында уйланырга, элеккеге фикерләреннән кире кайтырга мәҗбүр итә.
Төп геройга бик катлаулы юл үтәргә туры килә. Барлык кыенлыкларны җиңеп чыкканнан соң гына, ул дөньяның иң кыйммәтле хәзинәләре алтын-көмеш тә, хакимлек тә түгел, ә намус, тугрылык һәм, әлбәттә, мәхәббәт икәнен аңлый...
Тиздән күрсәтеләчәк премьерада «Апуш»ларның «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче шәкертләре катнаша. Сәхнә телен аларга остазлары Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Гүзәл Шакирова, вокал дәресен музыка белгече Наилә Закирова укыта.
«Елантау» спектакленең көйләр авторы – студиянең музыкаль мөхәррире Ильяс Фәйзрахманов. Аранжировщик, саундпродюсер – Тимур Милюков. Спектакльгә биюләр куючы хореограф – Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы доценты, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләре лауреаты Резедә Муллагалиева. Тамашаның сценографы, рәссамы – Анна Новикова. Ут рәссамы – Илшат Сәяхов. Тавыш режиссеры – Азат Нотфуллин.
Әкият дөньясында Зөлкарнәй нинди геройларны очратыр, бу сынаулы юлны ул кемнәр белән үтәр, кабат кешеләр дөньясына кайта алырмы – боларны «Елантау»ны караганнан соң белербез.
Кайда: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры (Көнчыгыш залы)
Кайчан: 15, 16 декабрь 18:00 сәгатьтә
Билетлар сатуда: https://kamalteatr.ru/poster/148984/