18 гыйнварда Казанның «Чулпан» мәдәният үзәге сәхнәсендә «Апуш» татар балалар театр студиясе бу елның беренче премьерасын тәкъдим итте: күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасы буенча мюзикл күрсәтелде. Спектакльдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче барлык шәкертләр дә катнашты. Бу – аларның икенче спектакле. «Апуш» татар балалар театр студиясенең яңа мюзиклын 500гә якын кеше карады.
«Бик әйбәт заманча спектакль булды. Күңелем тулды, яшь чагыма кайттым. Алга таба да сезгә уңышлар телим. Мәрхүм Марсель абый Сәлимҗанов театрларга балаларыгызны ешрак алып килегез дип әйтә иде, үзе балаларны бик яратты. Шушында театрга килгәч, аларга театр “җене” кереп кала, бәлки үзләре дә зур артистлар булып китәрләр дия иде. «Апуш» студиясе булгач, татар халкы бетмәс, исән-сау булып, матур итеп эшләргә язсын, зур уңышлар сезгә», – дип яшь артистларны сәхнәдән котлады Әсхәт Хисмәтов.
«Гаҗәеп матур тамаша карадык, матур дип әйтү генә аз. Бик күп көч кергән! Бернинди стереотипларга буйсынмаган бөтенләй яңа карашлы спектакль туган. Декорация дә артистлар белән беррәттән эшләде. Костюмнар да шулхәтле стильле, заманча килеп чыккан. Бала вакытта карап, ятланып беткән спектакль булса да, үзем өчен бик күп актуаль әйберләр күреп, ишетеп утырдым, спектакльнең бөтенләй яңа интерпретациясе. Музыкалар исең китәрлек. Кайбер спектакльләрдә музыка спектакльдән аерым яши, ә монда кайчан башланып, кайчан беткәнен сизмисең дә, чөнки бербөтен булып кабул ителә. Балаларның артистлар дәрәҗәсендә уйнавына күпме көч кергән, үзем дә балалар үстерүче әни буларак, шаккатып сокланып утырдым. Алар сәхнәдә яшиләр. Спектакльнең беренче минутыннан ук сәхнәдә балалар уйнаганын онытасың. Киләчәктә дә студиягә файдалы була алсам, бик шат булачакмын», – диде спектакльгә җыр сүзләрен иҗат иткән шагыйрә Гөлүсә Батталова.
«Минем иң беренче караган спектаклем – «Авыл эте Акбай» булды, һәм ул мине шундый илһамландырды ки, мин дә тормышымны театр белән бәйләргә булдым. Мин генә түгел, безнең бөтен буын «Авыл эте Акбай»ны карап үсте. Һәм менә хәзер шул буынның балалары үсеп җитеп, бу легендар спектакльдә катнаша. Аны сәхнәгә кую – минем хыялым иде. Костюмнарны да үзем уйлаганча чынга ашырырга тырыштым. Бу эштә миңа тегүче Әлфия Никитина бик нык ярдәм итте. Беренче елдан башлап декорацияләр тудырырга ярдәм иткән Рәмис Галиевка да олы рәхмәт. Киләчәктә хыялым – «Авыл эте Акбай» спектакле белән зур фестивальләрдә катнашу, Туфан Миңнуллинны дөньяга тагын да танытасыбыз килә. Спектакльгә килгәндә, тамашада һәр заман өчен актуаль булган характерлар, бүгенге көннең актуаль проблемалары күрсәтелә. Без хайваннар дөньясында да, кешелек дөньясында да булган темаларны ачып бирергә тырыштык. Хайваннарның да төрлесе булган кебек, кешеләрнең дә холыклары, язмышлары төрле була. «Чулпан»га йөрүче балалар турында әйтсәк, алар бер-берсен тоеп эшләүче чын ансамбльгә әйләнделәр. Хәтта яңа ел бәйрәмнәрендә дә ял итмичә, ялларын «Апуш»та үткәрделәр. Балаларның үсешен күреп сөенәбез! Мәсәлән, Тәмлетамак ролен башкарган Злата Рязанова студиягә килгәндә, татарча белми иде. Ә бүген – ул спектакльнең төп каһарманнарының берсе! Димәк, уртак тырышуларыбызның нәтиҗәсе бар! », – диде спектакльнең режиссеры, студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.
«Үзенчәлекле, бик матур, һәрбер сәхнәсе үсә-үсә барган спектакль туган. Сәхнәдә дә, тамашачы залында да күбрәк «Апуш»лылар, аларның әти-әниләре, без, чыннан да, аерым бер гаиләгә әйләндек. Шатлыклы яңалыгыбыз белән дә уртаклашасыбыз килә. «Апуш» бу елдан аерым юридик учреждение булып теркәлде. Алга таба тагын да зуррак эшләр башкарырга язсын, һәм, әлбәттә, бер-беребезнең уңышларына сөенеп, шулай премьераларга йөрешеп яшәргә насыйп итсен. Иҗат командасына да безнең белән бергә булулары өчен аерым зур рәхмәт», – диде Гүзәл Сәгыйтова.