«Апуш» татар балалар театр студиясендә быелгы уку елына йомгак ясалды. 3 нче июнь көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә, 5 нче июнь көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче шәкертләр сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, актерлык осталыгы һәм вокал дисциплиналары буенча сәгать ярымлык сынау тотты. Ачык дәрес форматында узган бу чарага әти-әниләр һәм студиянең башка төркем шәкертләре дә килде. Укучыларның ел дәвамында үзләштергән белемнәрен «Апуш» студиясе остазлары белән бергә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова да бәяләде.
Кечкенәләр һәм зурлар төркеме татар җырларыннан попурри башкарды, сәхнә хәрәкәтендә алган белемнәрен төрле күнегүләр һәм бию элементлары аша күрсәтте. Мәсәлләрне башкару осталыгына аерым игътибар бирелде: монда реквизитлар куллану да, сөйләм теле дә, хәрәкәтләрнең чыгышка туры килүе дә исәпкә алынды. Бер ел укуның нәтиҗәсе – студия шәкертләренә куелган югары бәядә чагыла.
Яңа сезонга әзерлек исә инде августта ук башланачак. «Апуш» студиясенең һәр төркеме Яңа елга кадәр үз премьерасын тәкъдим итәргә вәгъдә итә.