Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел һәм Туган тел көне уңаеннан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасында 26 апрель көнне зур бәйрәм чарасы булып узды.
«Апуш»лылар Көнчыгыш залда «Авыл эте Акбай» спектаклен һәм төп сәхнәдә «Гаилә» номерын күрсәттеләр. Шулай ук башка номерларда да «Апуш» шәкертләре – Алмаз Гаффаров, Аслан Миргаязов, Сәйдәш Гарифҗанов, Бәхтияр Заппаров, Солтан Гыйматдинов катнашты.
Аларның чыгышларын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов, Татарстанның мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Әюпова һәм башкалар тамаша кылды.