18 гыйнварда Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендәге «Апуш» татар балалар театр студиясе беренче иҗат эшен тәкъдим итте. Танылган мәгърифәтче, галим, педагог, язучы, этнограф Каюм Насыйри әсәре буенча тәүге тапкыр сәхнәләштерелгән «Әбүгалисина» мюзиклын 400дән артык кеше тамаша кылды. Шунысын да билгеләп узыйк, 2025 елда Каюм Насыйриның тууына 200 ел тула.
«Әлеге студиягә эләгү өчен укучының билгеле бер харизмасы булырга тиеш. Кемдер кушканга гына түгел, үзе теләп йөрүе дә мөһим. Студиядә без бик күп шөгыльләнәбез: атнасына 3-4 тапкыр дәресләр уздырабыз. Шуңа күрә бу эш тырышлык, түземлелек таләп итә. Ә спектакль чыгарыр алдыннан укучылар өйләренә бары тик йокларга гына кайта. Үзебезгә ярты елга бер спектакль чыгару дигән максат куйдык. Репертуар сайлау – иң авыр һәм катлаулы мәсьәлә, чөнки балалар өчен пьесалар юк дәрәҗәсендә диярлек. «Чулпан» мәдәният үзәгендәге студия музыкаль юнәлештә эшләгәнгә музыкаль әсәр эзләргә тырыштык. Җитмәсә, «Әбүгалисина» мәктәп программасында да бар. Бүгенге заман балалары да «Әбүгалисина»ның серләрен белергә тиеш дип уйладык», – диде студия җитәкчесе, спектакльнең режиссеры Алия Фәйзрахманова.
«Әлеге спектакльгә музыка, рәсем, җыр, бию – барысы да табигый рәвештә үрелеп бирелгән. «Әбүгалисина»не бер тында карадык. Йодрыкка тупланып, кыска гына вакыт арасында педагоглар, иҗат төркеме һәм, әлбәттә, балалар чын сәнгать әсәре тудыра алган. Без бик бәхетле! Спектакльнең гомере озын булсын!», – дип теләкләрен җиткерде Гүзәл Сәгыйтова.