Новости и премьеры
«Апуш» тарихында беренче Сабантуй
2023-06-06 20:00
Яңалыклар
Җәйге яллар алдыннан иң көтелгән чара 6 июнь көнне узган «Апуш Сабан туе» булды. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында узган бәйрәм уеннар, ярышлар, җыр-биюләр, конкурслар белән үрелеп барды.
«Мондый күмәк чаралар матур традициягә әйләнер дип ышанып калабыз!»
– диде студия җитәкчесе
Алия Фәйхрахманова
.
Яңа сезонга әзерлек исә инде августта ук башланачак. «Апуш» студиясенең һәр төркеме Яңа елга кадәр үз премьерасын тәкъдим итәргә вәгъдә итә.