20 гыйнвар көнне Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууына 140 ел булу уңаеннан «Тукай. Ярлыкагыл» дип исемләнгән спектакль тәкъдим итте. Шулай итеп, Тукай елына старт бирелде.
«Бу әсәр Тукай турында гына түгел, барыбыз турында да. Без һәммәбез дә үзебезнең күңел яралары, үпкә-рәнҗешләре белән “кечкенә Апуш”лар. Бу әрнүләребез яшәргә комачаулыймы яки син аларны җиңеп, алга таба атлый аласыңмы – спектакльдә без шушы катлаулы сорауларга җавап эзлибез. Мин, гомумән, бу спектакльнең идеясе белән бик күптәннән янып йөри идем. Училищеда укыганда, вокал остазыбыз Мәсгүт абый Имашевның беренче дәрестә үк бездән «И, туган тел»не сөйләтүе һәм «Үзен хөрмәт иткән һәр татар бу шигырьнең 4 куплетын да белергә тиеш» дип ассызыклаганы хәтердә. Шул чагында «Ярлыкагыл дип үзем һәм әткәм-әнкәмне Ходам» дигән юлына аерым игътибар иттек, шуннан бирле бу сүзләр күңелгә үтеп керде. Чөнки Тукай әти-әнисен хәтерләмәсә дә, Аллаһтан алар өчен гафу сорый. Болар йөрәгемдә бик күп еллар яшәде һәм шушы спектакль кую идеясенә алып килеп җиткерде. Дәү әниемнең «Үлгәннәрнең җаннары күбәләк булып, өйгә әйләнеп кайта» дигән сүзе дә заманында бик тәэсир иткән иде. Әлеге спектакльдә дә күбәләк образы бар, ул – Тукайның әнисе, шундый зур, көчле символ булып тора. Пьесаны беренче тапкыр балалар белән түгәрәккә утырып укыганда, алар күз яшьләрен тыеп кала алмады..», – дип бүлеште Б.Гатауллин.
«Спектакль заманча куелышы белән беренче мизгелләрдән үк сокландыра. Яшь тамашачыны үзенә җәлеп итә торган, динамикалы һәм бик тирән спектакль туган. Безнең максат – Тукайның биографиясен сөйләп чыгу түгел, ә аның яралы балачагындагы хис-кичерешләренә, әрнүләренә, аны әйләндереп алган дөньяга бүгенгедән торып, яңа караш ташлау иде. Спектакльдән соң бигрәк тә яшьләрдән «Тукайның иҗатын, аның тормышын тагын да күбрәк өйрәнү теләге туды» дигән сүзләр яңгырады. Менә анысы бигрәк тә кадерле! Артист балаларга аерым рәхмәтемне белдерәсем килә. Спектакль барышында аларның бала гына булуы онытылды, сәхнәдә чын профессионаллар уйный дигән тәэсир калды», – диде Гөлүсә Батталова.
«Апуш» студиясенең әлеге спектакле һәр тамашачының йөрәгенә үтеп кергәндер. Балалар – чын артистлар. Аларны, һичшиксез, татар милләтенең киләчәге дип әйтә алабыз. Шушы студия кебек матур башлангычның башында торган һәркемгә зур рәхмәт», – диде К.Ногаев.