1 октябрь 16.00дә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең спектакле Казан мәктәпләре укучылары һәм аларның әти-әниләренә күрсәтеләчәк.
«Апуш»ның тәүге эше Габдулла Тукай иҗатына багышлана. Тамашачыларга драматург Равил Бохараев пьесасы буенча куелган (Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсе) «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле тәкъдим ителә. Постановкага музыканы композитор Зөлфәт Вәлиуллин язды. Спектакльнең сценографы, рәссамы – Казан сәнгать училищесы студенты, Г.Камал театрының баш рәссамы Сергей Скомороховның укучысы Анна Новикова.
Спектакльнең төп герое – бәләкәй Апуш. Төшендә ул Су анасы, Шүрәле, Йорт иясе һәм башка персонажлар белән очраша. Әсәрдәге Апушның тылсымлы төшләре киләчәктә татар әдәбиятының алтын мирасына әвереләчәк бөек Тукай әкиятләренең башлангычы.
«Апуш» балалар театр студиясендә шөгыльләнүче һәр балага үзен сәхнәдә сынап карау мөмкинлеге бирелә. Шуңа күрә спектакльдәге рольләрне алар чиратлашып башкара. Премьера көнне, июнь аенда, спектакльне бер состав уйнаган булса, бу юлы «Апушның тылсымлы төшләре»ндә рольләрне башка состав тәкъдим итәчәк. Яшь актерларга спектакль өчен махсус костюмнар да тектерелде.