Новости и премьеры

«Апуш» студиясе «Нәүрүз» XVII Халыкара театр фестивалендә катнашты

2025-06-23 14:00 Яңалыклар
9 июньнән 22 июньгә кадәр Казанда Төрки халыкларның «Нәүрүз» XVII Халыкара театр фестивале узды. Чарада Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Россиянең милли республикаларыннан – Адыгея, Алтай, Кырым, Татарстан, Хакасия, Чечня, Чувашия һәм Якутиядән 15тән артык театр коллективы катнашты.

18 июнь көнне Камал театрының яңа бинасының Зур залында Кырым Республикасының Симферополь шәһәреннән килгән Кырым-татар академия музыкаль-драма театры «Фаҗига» спектаклен күрсәтте, аның нигезенә 1944 нче елда булган Кырым татарларының депортациясе (сөргене) ятты.

Кырым актерлары белән бер сәхнәдә «Апуш» татар балалар театр студиясенең Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче төркем шәкертләре дә катнашты. Җитәкчеләре – Зөлфия Вәлиева һәм Миләүшә Шәйхетдинова.