18 нче декабрь 18:00 һәм 19 нчы декабрь 16:00 «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме Фәнәвил Галиев тәрҗемәсендә Евгений Шварцның «Кар иле патшабикәсе» пьесасы буенча куелган «Бозны эреткән йөрәк» музыкаль спектаклен тәкъдим итә. Премьераның режиссеры – «Апуш» студиясенең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.
Әкиятнең төп героинясы – Герда күп сынаулар аша узып, үзенең тугрылыгын исбатлый – иң якын кешесен, Кайны, Кар иле патшабикәсе кулыннан коткара. Бозга әйләнгән йөрәкне эретү авыр буламы? Гердага нинди тозаклар куела? Ул аларны ничек җиңеп чыга? Бу сорауга җавапны могҗизалы тамашаны караганнан соң белербез.
Спектальдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендәге төркемгә йөрүче 29 шәкерт тә катнаша. 18 нче декабрь спектакльне бер состав уйнаса, 19 нчы декабрь икенче состав уйнаячак. Шул рәвешле студиядә һәр укучыга да үзен төрле рольдә сынап карау мөмкинлеге бирелә.
«Бозны эреткән йөрәк» спектакленә музыканы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы Зөлфия Рәупова, җырларның сүзләрен – шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат итте. Аранжировщик, саундпродюсер – Тимур Милюков, «Снип Снап» җырының көй авторы – Азат Гыймадиев, саундтрек Yummy Music студиясе белән берлектә җитештерелде. Тамашаның сценографы, рәссамы – Борис Щукин исемендәге Театр институты студенты Анна Новикова.
Исегезгә төшерәбез, ноябрь аенда Россиянең халык артисты Сергей Безруков чакыруы буенча студия шәкертләре Мәскәүдә узган VI Зур балалар фестивалендә катнашып, Мәскәү Губерна театрында «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклен күрсәтте.
Студиядә укучылар белән тәҗрибәле остазлар шөгылләнә: К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәлахова – сәхнә теле остазы, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина – вокал дәресләрен алып бара, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Артур Шәйдуллин сәхнә хәрәкәте буенча белем бирә. Актерлык осталыгы буенча педагог – Алия Фәйзрахманова.
2024 елның гыйнвар һәм февраль айларында «Апуш» татар балалар театр студиясенең башка төркемнәре дә премьераларын тәкъдим итәчәк. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз!