Новости и премьеры

«Апуш» татар балалар театр студиясенең туган көне гөрләде

2023-03-13 18:00 Яңалыклар
13 март көнне «Апуш» татар балалар театр студиясе 1 яшьлек туган көнен бәйрәм итте. Чара Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә музыкаль-театраль тамаша форматында узды, 600 гә якын кеше тамаша кылды. Биредә «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче барлык укучылар һәм аларның остазлары катнашты.
Бәйрәм автор-башкаручы Илгиз Шәйхрәзиев һәм «Апуш» шәкертләре катнашында «Ә син әзерме?» җырыннан башланып китте. Балалар бөтен сәхнәне һәм залны тутырып, тамашачыны бер дулкынга көйләп куйды.
Чараны Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идәрәсе башлыгы Азат Абзалов, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов «Яшьләр инновацион һәм профилактик программалар Республика үзәге» Дәүләт бюджет учреждениясе директоры Гүзәл Шәрипова, «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова, «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры – баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова, «Казан» муниципаль бию ансамбленың сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты, «Чулпан» мәдәният үзәге директоры Чулпан Закирова, Казан шәһәре Совет районы администрациясе башлыгының урынбасары Айсылу Хәмзина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар яшьләре белән эшләү комитеты башлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова һәм башка кунаклар тамаша кылды.
«Һәрбер әйбернең вакыты булган кебек «Апуш» та туарга тиеш булгандыр. Ул югары көчләрнең фатыйхасыннандыр дип уйлыйм. Чөнки вакыты килеп җитмәсә, идеяне тормышка ашыру авыр. Ә монда Казан шәһәре Мэры Илсур Рәисовичның хуплавы булды, без аны Алия Фәйзрахманова һәм педагоглар ярдәмендә тормышка да ашыра башладык. Әлбәттә, бик сөенәбез, бу безнең горурлана торган зур эшебез. Шуңа күрә «Апуш»ның киләчәге бары тик якты булсын иде. Аңа зур өметләр баглыйбыз. Әти-әниләрдән дә шундый күп рәхмәт сүзләре ишетәбез, алар балаларының күбрәк татарча сөйләшә башлауларына үзләре дә сөенә. «Апуш»ка бик теләп, ашкынып йөриләр. «Кайчан яңа студияләр ачасыз?» дип сораучылар да бар, димәк, кызыксыну арта һәм без моңа бик шатбыз», – дип уртаклашты Гүзәл Сәгыйтова.
Резеда Зәйниева сценарие буенча куелган музыкаль-театраль тамашаның алып баручылары балалар үзләре иде. Чара барышында шәкертләр 1 ел буе өйрәнгән осталыкларын һәм премьералардан өзекләр күрсәттеләр. Бәйрәмдә остазлар үзләре дә катнашты. Тамашачылар сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, вокал, актерлык осталыгы дәресләренең ничек узуын күрделәр. Ә иң кызыгы, остазлар балалар спектакльләрдә уйнаган рольләргә кереп, өзек күрсәттеләр. «Әбүгалисина» спектаклендәге Гөлчәһрә ролен, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, «Апуш» студиясенең сәхнә теле остазы – Резедә Сәләхова, Хәлвәфруш ролен татар театры артисты, «Апуш» студиясенең тавыш режиссеры – Ильяс Фәйзрахманов башкарды.
«Безнең «Апуш»та 8 яшьлек балалар да, 15 яшьлек яшүсмерләр дә бар. Һәрберсенә аерым якын килү кирәк. Без аларны өйрәтәбез, алар – безне. Һәркайсы үзенчәлекле, сәләтле, һәрберсе асылташ кебек ялтырап тора, энҗе бөртекләре алар. «Апуш» балаларын күреп, татар милләтенең киләчәге бар һәм өметле дигән нәтиҗәгә килә алабыз», – ди Резедә Сәлахова.
«Апуш» татар балалар театр студиясендә барлыгы 90га якын бала сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, актерлык осталыгы, вокал буенча атнасына 3 тапкыр шөгыльләнә. Аларга 11 профессиональ остаз, театр актерлары белем бирә. Бәйрәм кичәсендә аларның хезмәтен бәяләп, Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесенең, Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасарының һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Студиянең җитәкчесе, режиссер, актерлык осталыгы укытучысы – Алия Фәйзрахманова Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
«Шәкертләребезнең үсешен күреп шатланабыз! Хәтта сентябрьдә генә шөгыльләнә башлаган балалар да бик күп адым алга ясадылар. Киеренкелекләре бетте, сәхнәдән курку хисләре юкка чыкты, бары тик җаваплылык, җиңелчә дулкынлану гына калды. Барлык 3 төркем укучылары да бердәм уртак процессны аңлап, бер-берсенә ярдәмләшеп эшләргә өйрәнделәр», – ди студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.
Бәйрәмдә студиядә шөгыльләнүче шәкертләрнең һәм остазларның фотоларыннан стендлар урнаштырылган иде. Вәгъдә ителгәнчә, тамашачылар арасында уен-викторина да оештырылды, бүләккә «Апуш» кепкасын уйнаттылар. Туган көн чарасы шагыйрә Гөлүсә Батталова сүзләренә композитор Зөлфәт Вәлиуллин иҗат иткән «Апуш» гимны премьерасы белән тәмамланды.
«Апуш» укучылары киләчәктә татар театр сәхнәләрендә балкыячак йолдызлар булыр дип бик өметләнәбез һәм шуның өчен тырышабыз. Татар театры яшәргә һәм тагын да зур баскычларга менәргә тиеш», – ди Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, актерлык осталыгы, сәхнә теле остазы Миләүшә Шәйхетдинова.
Музыкаль-театраль тамаша тәмамланганнан соң, бәйрәмнең тагын бер көтелгән тәмле өлеше башланды. Студия шәкертләренә «Апуш» логотибы төшерелгән кепкалар һәм кружкалар бүләк иттеләр, татлы торт белән сыйладылар. Шулай итеп, «Апуш» ның 1 еллык эшчәнлегенә онытылмас мизгелләргә бай матур нәтиҗә ясалды!
Шунысын да искәртеп узыйк, «Апуш» студиясе спектакльләрен апрель аенда Г.Камал театры сәхнәсендә һәм «Әкият» балалар курчак театрында карап булачак. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.