26 март һәм 2 апрель 16:00 сәгатьтә «Апуш» татар балалар театр студиясе Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, «Көндәлек» дип аталган биографик драма тәкъдим итә.
Пьесаның авторы – язучы Гөлүсә Батталова. Спектакльнең режиссеры – «Апуш» студиясенең җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова.
Искәртеп узыйк, әлеге әсәр Казан Мэриясенең «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсында җиңү яулаган иде.
Битләре тузган, саргайган иске көндәлек кемнеке? Аны кем, кайчан язган? Ул нинди серләрне һәм вакыйгаларны саклый? Киләчәккә ниләр әйтергә тели?
Тиздән күрсәтеләчәк премьерада шушы сорауларга җавапны «Апуш»лылар – «Сәйдәш» мәдәният үзәгендәге төркемгә йөрүче 37 шәкерт әзерли. Алар белән сәхнә теле буенча остазлары Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәләхова, вокал буенча – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина шөгыльләнде.
«Көндәлек» спектакленә музыканы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы Зөлфия Рәупова иҗат итте. Аранжировщик, саундпродюсер – Тимур Милюков. «Тугры бул» җырының композиторы – Татарстанның атказанган сәнгәть эшлеклесе Азат Хөсәенов. Спектакльгә биюләр куючы хореограф – Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы доценты, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләре лауреаты Резедә Муллагалиева. Тамашаның сценографы, рәссамы – «Алтын битлек» Россия милли театр премиясе номинанты, Татарстан һәм Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Сергей Рябинин. Ут рәссамы – Илшат Сәяхов. Тавыш режиссеры – Ильяс Фәйзрахманов.
Бөек Ватан сугышы чоры балаларының көндәлегенә күз саласыгыз киләме? Нинди булган ул чор балалары? Алар ниләр кичергән? Ерак вакыйгаларның кайтавазы «Көндәлек»тә. Бергәләп укырга чакырабыз!
Билетлар сатуда: https://bileton.ru/event?id=196757(26 март)
https://bileton.ru/event?id=196758 (2 апрель)