Новости и премьеры

«Апуш» студиясе шәкертләре Милли китапханәдә Татарстан Республикасы Рәисе белән очраштылар

Яңалыклар
26 декабрь көнне Милли китапханәдә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет һәм Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды.
Утырыш башланыр алдыннан Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче «Апуш» студиясе шәкертләре Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очраштылар, «Кечтүк» спектакленнән өзекләр күрсәттеләр. Кунаклар арасында шулай ук Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан Дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева да бар иде.