Новости и премьеры
«КИЛӘчәк буын» балалар театр коллективларының II Бөтенроссия фестивалендә «Кечтүк» спектаклен күрсәтәчәкләр
2023-09-18 12:53
Афиша
21 сентябрьдә Ленин исемендәге мәдәният йортында 18:30 сәгатьтә «Кечтүк» спектакле булачак.
Ленин исемендәге мәдәният йортында иҗат итүче төркеменең «Кечтүк» спектакле «Поколение БУДУщего»(«КИЛӘчәк буын») балалар театр коллективларының II Бөтенроссия фестивалендә җиңү яулаган иде. Ул фестивальнең өч номинациясендә иң яхшысы дип танылды.
Фестивальнең бүләкләү тантанасы 19-22 сентябрьдә Казанда узачак. Биредә эксперт советы сайлап алган 5 спектакль-җиңүче катнашачак. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәр-төбәкләрдән килгән катнашучылар да булачак.
Фестивальдә катнашучылар өчен «Кечтүк» спектакле 21 сентябрьдә Ленин исемендәге мәдәният йортында 18:30 сәгатьтә күрсәтеләчәк.
Спектакльне карарга һәм «Апуш»лылар өчен җанатарга теләгән һәркем сылтама аша регистрация үтеп килә ала. Ашыгыгыз, санаулы көннәр калып бара! Барыгызны да көтеп калабыз!
Регистрация өчен сылтама:
https://tuz.timepad.ru/event/2591254/
Искәртеп узыйк, конкурста илнең 29 төбәгеннән 100дән артык балалар театр коллективлары, шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербургның театр студияләре дә катнашты.
Әлеге фестиваль «Казан дәүләт яшь тамашачы театры» тарафыннан Россиянең Мәдәният министрлыгы, Татарстанның һәм Россиянең театр эшлеклеләре берлеге ярдәмендә ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә уздырыла.