15 май көнне «Әкият» Татар дәүләт балалар курчак театрында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр Республика театр фестиваленең гала-концерты узды. Чарада «Апуш» татар балалар театр студиясе «Мәкәрҗәдә театр» спектакленнән өзек белән чакырылган кунак буларак чыгыш ясады. Шулай ук катнашучы һәм җиңүче театр коллективларында «Апуш» шәкертләре дә бар иде.