Новости и премьеры

«Апуш» студиясендә имтиханнар узды

2025-05-29 10:00 Яңалыклар
«Апуш» студиясе төркемнәрендә имтиханнар башланып китте. Беренчеләрдән булып «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркем сәхнә теленнән имтихан тапшырды.

Апуш студиясенең төп максаты белем бирү, татар телен үстерү һәм тел өстендә эшләү. Шуңа да эшчәнлектә сәхнә теле мөһим дәресләрнең берсе булып тора. Студиягә башыннан ук йөри башлаган шәкертләр имтиханда әти-әниләр, остазлар һәм студиянең башка төркем шәкертләре каршында 3 еллык эш нәтиҗәләрен күрсәтте, ә төркемгә яңарак килеп кушылган балалар өчен бу беренче имтихан булды. Алар һәрберсе прозадан өзек әзерләде. Яңа шәкертләргә мәсәл өстендә эшләргә дигән бурыч куелды. Чөнки мәсәлдә актерлык осталыгын да, тавыш тембрларын да, интонацияләрне дә ачык күрсәтеп була.

Дәрес артикуляцион гимнастикадан һәм тренинглардан башланып китте. Имтиханны сәхнә теле остазы Резедә Сәләхова алып барды. Уку елы дәвамында өйрәнгән белемнәргә нәтиҗәләр ясалды, шәкертләргә яхшы бәя бирелде.

«Апуш» студиясенең «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме сөйләм теле, актерлык осталыгы, вокал буенча имтихан тапшырды, өйрәнгән белемнәрен күрсәтте. Укучыларны ачык дәрескә студия остазлары – актерлык осталыгы остазы, Татарстанның атказанган артисты Алмаз Сабирҗанов, сәхнә теле остазы, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Шакирова, вокал остазы, музыкаль мөхәррир Наилә Закирова әзерләде.

«Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркем дә ачык дәрес үткәрде. Алар Г.Тукай иҗаты буенча эзләнүләр тәкъдим иттеләр. Шулай ук актерлык осталыгы, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, вокал буенча өйрәнгән осталыкларын күрсәттеләр. Дәрес ахырында балаларга остазлар һәм әти-әниләр тарафыннан югары бәя бирелде һәм дәрескә йомгак ясалды.

«Московский» мәдәният үзәгендә укучылар белән актерлык осталыгыннан режиссер, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты, «Алтын битлек» театр премиясе иясе Булат Гатауллин, сәхнә теленнән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Гүзәл Галиуллина, вокал буенча Казан театр училищесында вокал һәм вокал ансамбле педагогы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хормейстеры Алия Хәмзина, сәхнә хәрәкәтеннән «Дорога из города» бию театры артисты Дарина Тимергалина шөгыльләнә.