Новости и премьеры

«Апуш» татар балалар театр студиясе Ижау шәһәрендә Республика данын яклады

Яңалыклар
15-18 апрель көннәрендә Удмуртиянең башкаласы Ижау шәһәрендә «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең бүләкләү тантанасы булды. Биредә «Апуш» татар балалар театр студиясе Республика данын яклады.
Исегезгә төшерәбез, фестивальнең финалына Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль чыккан идек. 27 март – Халыкара театр көнендә алар арасында онлайн форматта тавыш бирү этабы узды. Аның нәтиҗәләре буенча «Апуш» студиясе берьюлы 3 номинациядә – «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы ир-ат роле» һәм «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинацияләрендә җиңү яулады.
Тантаналы йомгаклау чарасы Удмуртиянең Дәүләт милли театрында узды. Биредә «Апуш» шәкертләре студиягә җиңү китергән «Авыл эте Акбай» спектаклен тәкъдим итте. Ачылышта шулай ук Удмуртия Республикасының федераль инспекторы Алексей Воробьев һәм мәдәният министры Владимир Соловьев та катнашты.
Фестиваль кысаларында бик бай эчтәлекле программа әзерләнгән иде. Дүрт көн дәвамында башка җиңүчеләр дә үзләренең спектакльләрен күрсәтте. Катнашучылар Лудорвай музей-тыюлыгына экскурсиягә бардылар һәм Удмуртиянең бай тарихы, мәдәнияте белән таныштылар. Калган көннәрдә катнашучылар һәм коллектив җитәкчеләре өчен остаханәләр үткәрелде, остазлар арасында ГИТИС педагоглары – Тарас Белоусов һәм Петр Новиков та бар иде.
Фестиваль Воткинск шәһәрендәге «Юбилейный» мәдәният йортында бүләкләү тантанасы һәм зур концерт белән тәмамланды. «Апуш» студиясен Удмуртия Республикасы башлыгы Александр Бречалов бүләкләде.
«Апуш» шәкертләре һәм остазларын чын күңелдән әлеге зур җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба да зурдан-зур иҗади уңышлар телибез һәм яңа спектакльләрен көтеп калабыз!