Новости и премьеры

«Апуш» студиясе шәкертләре Мәскәүдә узган V Халыкара мәдәни форумда катнашты

2026-08-22 13:00 Яңалыклар
20-21 августта Мәскәүнең Пионерлар сараенда V Халыкара балалар мәдәни форумы узды. Чара Россиянең барлык төбәкләреннән һәм дөньяның 17 иленнән 12-17 яшьлек 1800дән артык катнашучыны җыйды. Быелгы форумның төп темасы – Россия халыклары бердәмлеге елы.
Дөньяның төрле почмакларыннан җыелган яшь музыкантлар, актерлар, рәссамнар, биючеләр, кинематографистлар һәм язучылар форумда бере-берсе белән танышып кына калмады, дуслашырга да өлгерде. Араларында «Апуш» студиясе шәкертләре – Фәридә Гатина, Бәхтияр Җаппаров һәм Мустафа Закиров та бар иде. Беренче көнне үк Фәридә белән Бәхтияр зур сәхнәдә узган «Бердәмлек картасы буйлап сәяхәт: тере традицияләр» чарасында чыгыш ясап, яшьтәшләрен татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй белән таныштырды.

Ике көн эчендә 60тан артык конкурс, остаханәләр, мәдәният эшлеклеләре белән ачык әңгәмәләр, лекцияләр һәм практик дәресләр узды. Иҗади юнәлешләрнең кураторлары сәнгать өлкәсенең күренекле вәкилләре иде: Сергей Безруков балаларга сәхнәдәге һәм кинодагы актерлар арасындагы аермаларны аңлатты, бертуган Запашныйлар цирк сәнгатендә ышаныч турында сөйләштеләр, Егор Дружинин бию мастер-классы үткәрде, Надежда Бабкина һәм «Русская песня» ансамбле халык музыкасында Россия тарихы турында сөйләделәр, Дмитрий Дмитриенко һәм Людмила Зыкина исемендәге «Россия» дәүләт академик рус халык ансамбле балаларга халык инструментларының матурлыгын күрсәтте.

Форум 21 августта Парадлар мәйданында тантаналы рәвештә конкурс җиңүчеләрен бүләкләү һәм легендар DJ Smash катнашындагы дискотека белән тәмамланды.

Оештыручылар – Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, ФГБУК Росконцерт һәм Россия мәдәният фонды.