Новости и премьеры

«Апуш» студиясе спектакльләре Камал театры сәхнәсендә!

Афиша Яңалыклар
Апрель аенда «Апуш» татар балалар театр студиясенең спектакльләре Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә күрсәтеләчәк.
10 апрель көнне драматург, «Әкият» Татар Дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев әсәре буенча «Кечтүк» спектакле, 13 апрельдә «Апуш»ның тәүге эше, драматург Равил Бохараев пьесасы буенча куелган (Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсе) «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле, 14 апрель көнне танылган мәгърифәтче, галим, педагог, язучы, этнограф Каюм Насыйри әсәре, Айгөл Әхмәтгалиева инсценировкасы буенча «Әбүгалисина» мюзиклы Г.Камал театрының кече сәхнәсендә күрсәтеләчәк. Башлану вакыты: 18:00.
«Әбүгалисина» мюзиклын шулай ук 12 апрель көнне 16.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә карап булачак. Гыйнвар аенда булган премьерада спектакльне бер состав уйнаган булса, бу юлы рольләрне башка состав тәкъдим итәчәк. «Апуш» балалар театр студиясендә шөгыльләнүче һәр балага үзен сәхнәдә сынап карау мөмкинлеге бирелә. Шуңа күрә спектакльдәге рольләрне алар чиратлашып башкара.