Новости и премьеры

«Апуш» татар балалар театр студиясе географиясен киңәйтә!

Яңалыклар Афиша
Бик тиздән студия Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләрендә ишекләрен ачачак. Катнашучыларның яшь чикләве: 8-16 яшь.
Зур сәхнә, төрле рольләр, яңа дуслар турында хыялланасыңмы? Хыялларны тормышка ашырырга вакыт!
Әлмәт шәһәрендәге филиалга кастинг:
Кайда: Әлмәт шәһәре, Таһиров ур., 33 йорт
Кайчан: 6 сентябрь, 12.00-16.00
Гариза җибәрү өчен сылтама: https://forms.yandex.ru/u/6a82d9a1f47e73eab963a833
Түбән Кама шәһәрендәге филиал:
Кайда: Түбән Кама шәһәре, Н. Кайманов урамы, 9 йорт (Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры бинасында)
Кайчан: 7 сентябрь, 16.00
Язылу телефон аша: 89172816011
Яр Чаллы шәһәрендәге филиал:
Кайда: «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге, «Чулман» проспекты, 6 нчы йорт
Кайчан: 8 сентябрь, 16:00-19:00
Сораулар буенча электрон адрес: evrika-gkc@mail.ru
Гариза җибәрү өчен сылтама: https://forms.gle/savRR6sQSdYUgEuWA
Алабуга шәһәрендәге филиал:
Кайда: Алабуга шәһәре, Казан урамы, 15а йорты, «Кама» уку-укыту театры
Кайчан: 9 сентября, 16:00–20:00
Гариза җибәрү өчен сылтама:
https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSfz3EToKBMA4q2LwpqMvW72_jjBbhHdXgaW6QvVFXyUNy0V9A/viewform?usp=dialog
Кастингта катнашучылар үзләренең сәләтләрен (җыр, бию, шигырь, уен коралы) күрсәтә ала. Остазлардан өстәмә биремнәр дә булырга мөмкин.
Балагызда татар теленә, милли мәдәниятебезгә кызыксыну уятырга, иҗади сәләтен үстерергә, кыюлыгын арттырырга теләсәгез, кастингка рәхим итегез! Студиядә шөгыльләнү бушлай.
Яңа ачылачак филиаллар эшчәнлеге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдөме белән гамәлгә ашырылачак.