Новости и премьеры

«Көндәлек» спектакле Әтнәдә!

Яңалыклар
5 май көнне «Апуш» татар балалар театр студиясе «Көндәлек» спектаклен Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында тәкъдим итте.
Әтнә районы – пьесаның авторы Гөлүсә Батталованың туган ягы. Биографик драманың нигезендә авторның гаилә тарихы ята. Төп герой Равил – аның бабасы, ә Венера – әбисе. Аларның оныгы Гөлүсә әби-бабасының, аларның замандашларының ачы хәсрәтен, күргән газапларын, кичергән югалтуларын тасвирлар пьеса иҗат итә! Әсәрдәге барлык вакыйгалар да чынбарлыктан алынган. Тамашачылар арасында Гөлүсә Батталованың әбисе Венера апа да һәм шулай ук Әтнәнең элеккеге район башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм хәзерге башлыгы Рөстәм Хисамиев та бар иде. Бу көндә сәхнәдәге Венера белән тормыштагы Венера очрашты. Гомер йомгагын тагын бер кат сүтеп җыйгандыр Венера апа!
Аягүрә алкышлар, аншлаг белән үткән спектакль, җылы зал, ихлас күз яшьләре, шатлык! Бу безнең өчен иң зур уңыш! Әтнә тамашачысына шулай җылы каршылаулары өчен ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез! Алда тагын очрашулар насыйп булсын!