«Беренче чиратта баланың әзерләп килгән номерын ничек җиткерә алуына, дулкынлануын җиңеп, үзендә кыюлык табып чыгыш ясавына игътибар иттек. Без әйткән биремнәрне ишетү, аңлау, аларны үти алу да мөһим иде. Әлбәттә, баланың харизмасы, һәр яңалыкка ачык булуы да зур роль уйный. Катнашучылардан камил бию хәрәкәтләре, профессионалларча җырлау таләп ителмәде, иң мөһиме алга таба эшләү өчен «оеткысы» булсын, калганына өйрәтеп була», – дип аңлатты «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.
«Әлеге кастинг, беренче чиратта, нәни генә булуларына карамастан, сәнгатькә, иҗатка тартылучы сәләтле балаларыбызның күп булуын күрсәтте. Икенчедән, кечкенәләр өчен татар телендә эшләүче студия кирәклеген дә аңладык. Ихтыяҗ, чыннан да, бик зур, ә, димәк, киләчәктә бу юнәлешкә игътибарны тагы да арттыру, өстәмә мөмкинлекләр булдыру турында уйланачакбыз. Безнең әле нәниләр белән эшләгәнебез юк, бу – безнең өчен беренче шундый тәҗрибә. Шуңа да хәзер эшне матур гына башлап җибәрергә кирәк», – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.