Новости и премьеры

«Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенең кастинг нәтиҗәләре билгеле

Яңалыклар
3 сентябрь көнне Шәрык клубында «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенә кастинг узды. Анда 4-8 яшьлек 100дән артык бала катнашты.
Нәниләр төрле юнәлешләрдә (җыр, шигырь, бию) осталыкларын күрсәтте. Шулай ук жюри әгъзаларының биремнәрен дә үтәде. Нәтиҗәдә, 5 сәгатьлек кастингтан соң, «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенә 40 бала сайлап алынды.
Балаларның сәләтләрен «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова, «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенең кураторы Гүзәл Сибгатуллина, Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Гөлназ Нәүмәтова һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә эшләп килүче «Апуш» студиясенең хореографы Миләүшә Гыйльметдинова бәяләде.
«Беренче чиратта баланың әзерләп килгән номерын ничек җиткерә алуына, дулкынлануын җиңеп, үзендә кыюлык табып чыгыш ясавына игътибар иттек. Без әйткән биремнәрне ишетү, аңлау, аларны үти алу да мөһим иде. Әлбәттә, баланың харизмасы, һәр яңалыкка ачык булуы да зур роль уйный. Катнашучылардан камил бию хәрәкәтләре, профессионалларча җырлау таләп ителмәде, иң мөһиме алга таба эшләү өчен «оеткысы» булсын, калганына өйрәтеп була», – дип аңлатты «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.
Казан Мэриясе тарафыннан ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән ачылган «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенең төп максатларының берсе – мавыктыргыч дәресләр аркылы балаларда татар теленә кызыксыну уяту, нәниләрнең тел байлыкларын арттыру.
«Әлеге кастинг, беренче чиратта, нәни генә булуларына карамастан, сәнгатькә, иҗатка тартылучы сәләтле балаларыбызның күп булуын күрсәтте. Икенчедән, кечкенәләр өчен татар телендә эшләүче студия кирәклеген дә аңладык. Ихтыяҗ, чыннан да, бик зур, ә, димәк, киләчәктә бу юнәлешкә игътибарны тагы да арттыру, өстәмә мөмкинлекләр булдыру турында уйланачакбыз. Безнең әле нәниләр белән эшләгәнебез юк, бу – безнең өчен беренче шундый тәҗрибә. Шуңа да хәзер эшне матур гына башлап җибәрергә кирәк», – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Үз эшен шушы көннәрдә башлап җибәрәчәк «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясендә атнасына өч тапкыр вокал, татар теле, сәхнә теле, актерлык осталыгы, хореография дәресләре бушлай укытылачак. Остазлар – профессиональ белгечләр һәм театр артистлары балалар белән татар телендә шөгыльләнәчәк. «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенең кураторы – театр һәм кино актрисасы, җырчы Гүзәл Сибгатуллина.
Шунсын да әйтеп үтәргә кирәк, кастингта катнашучы һәркемгә Казан Мэриясе бушлай зоопаркка бару мөмкинлеге бүләк итә.
Кастингны узган балалар исемлеге:
1. Закирова Динә 4 яшь
2. Фәтхуллин Артур 4 яшь
3. Яркәева Асель 4 яшь
4. Камалетдинова Хәят 4 яшь
5. Хаҗиева Зәмирә 4 яшь
6. Низамиев Назыйм 4 яшь
7. Яруллина Асылъяр 5 яшь
8. Мотыйгуллин Ранель 5 яшь
9. Гыйләҗева Сафия 5 яшь
10. Мәрданова Хадия 5 яшь
11. Миннегалиев Ильяс 5 яшь
12. Җәләева Хәят 5 яшь
13. Зиннәтуллина Мәликә 5 яшь
14. Вафина Сәидә 5 яшь
15. Гиззатуллин Камил 5 яшь
16. Еремеева Сафия 6 яшь
17. Самигуллина Диләрә 6 яшь
18. Йосыпова Мәликә 6 яшь
19. Шигапов Мурат 6 яшь
20. Сафина Диләрә 6 яшь
21. Загидуллина Ралинә 6 яшь
22. Миргалиева Әминә 6 яшь
23. Сафиуллина Амелия 6 яшь
24. Лотфуллина Талия 6 яшь
25. Әхмәдиев Сабир 7 яшь
26. Абдуллин Сәйдәш 7 яшь
27. Сәйфиев Закир 7 яшь
28. Мостафина Алия 7 яшь
29. Сәлимова Адилә 7 яшь
30. Әхмәтова Нурҗиһан 7 яшь
31. Агакишиева Диләрә 7 яшь
32. Егоров Марсель 7 яшь
33. Мостафина Диләрә 7 яшь
34. Шәрипов Рәхим 7 яшь
35. Галимова Сәидә 8 яшь
36. Фәйрушин Данияр 8 яшь
37. Высочаньска Ясминә 8 яшь
38. Гарипова Камилә 8 яшь
39. Мөхетдинов Кәрим 8 яшь
40. Мөхетдинов Самат 8 яшь