Новости и премьеры

«Апуш» татар балалар театр студиясе «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңү яулады

Яңалыклар
Бүген, Халыкара театр көнендә, «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне игълан итү булды.
Финалда Идел буе федераль округының барлык субъектларыннан 28 спектакль катнашты. Алар арасында Татарстанның Менделеевск шәһәреннән Әшрәф Ахунов исемендәге халык театры һәм Казанның «Апуш» татар балалар театр студиясе спектакльләре дә бар иде. Фестивальгә йомгак ясауның төп мәйданчыгы Ижау шәһәрендә булды. Турыдан-туры трансляция барышында Идел буе федераль округының 14 төбәге чиратлап эксперт жюриның тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итте.
«Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә Казанның «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле җиңеп чыкты.
Балалар спектакльләре арасында «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклендә Апуш ролен уйнаган Әмир Исрафилов, «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинациясендә спектакльгә көйләр язган композитор Зөлфәт Вәлиуллин җиңү яулады.
Искәртеп узыйк, «Апуш» татар балалар театр студиясе Казан Мэры патронажы астында гамәлгә ашырыла. «Апуш»лыларның драматург Равил Бохараевның Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсендә «Апушның тылсымлы төшләре» пьесасы буенча сәхнәләштерелгән беренче спектакльләре «Театраль Идел буе» фестиваленең республика этабында җиңү яулаган иде. Әйтергә кирәк, әсәр татар телендә тәүге тапкыр сәхнәләштерелде.
«Әлеге фестивальдә безнең беренче тапкыр катнашуыбыз, бу безнең беренче спектаклебез һәм беренче җиңүебез. Барлык тавыш бирүчеләргә рәхмәт», – диде студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова: «Без – бәхетле! Бу Казан Мэриясенең генә җиңүе түгел, бөтен республиканың җиңүе! Безнең эшне хуплап, әлеге фестивальдә катнашуга ярдәм итүләре өчен җитәкчеләргә, спектакльне төшереп, аны рус теленә тавышландыруда булышкан «Яңа гасыр» каналына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бу – уртак җиңү!», – диде.
«Театраль Идел буе» фестивалендә катнашкан спектакльләрнең видеоверсияләре белән «Театраль Идел буе» федераль округы проектының рәсми сайтында танышырга мөмкин: https://xn--80aagjcbgozdsmdljgyc7qka.xn--p1ai/2022/finalists