Новости и премьеры

«Апуш» бәйрәме. Мең дә бер вакыйга!

Яңалыклар
«Апуш» татар балалар театр студиясе театр сезонын ачу уңаеннан зур бәйрәм оештыра.
17 нче октябрь көнне 16:00 «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе музыкаль-театраль тамаша форматында яңа сезонны ачу тантанасы оештыра. Биредә «Сәйдәш», «Чулпан», «Московский» мәдәният үзәкләрендә, Ленин исемендәге һәм Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йортларында шөгыльләнүче һәм «Апуш.Нәниләр» мәктәп-студиясенә йөрүче барлык укучылар да катнашачак. Бер сәхнәдә 200гә якын студия шәкерте чыгыш ясаячак.
Бәйрәм чарасында шулай ук «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсының җиңүчеләре дә игълан ителәчәк. Әлеге конкурс майдан сентябрьгә кадәр Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән беренче чиратта балалар студияләре өчен пьесалар булдыру максатыннан үткәрелде. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр каралган, конкурс нәтиҗәләре буенча пьесалар җыентыгы да чыгачак. Бәйрәм кичендә җиңүче пьесалар арасыннан «Апуш» студиясе сәхнәләштерәчәк әсәрләр дә билгеле булачак.
Шул рәвешле «Мең дә бер вакыйга» дип аталган бәйрәм пьесалар конкурсының бүләкләү тантанасын да, «Апуш» студиясе тормышыннан соңгы әһәмиятле яңалыкларны да берләштерәчәк. Бәйрәм чарасында студиянең һәрбер төркеме үзенең соңгы премьерасыннан өзекләр күрсәтәчәк. Шулай ук студиягә яңа килеп кушылган укучыларны һәм Сәет-Галиев исемендәге мәдәният сараенда ачылган яңа төркем балаларын багышлау, аларны студия традицияләре белән таныштыру номеры булачак. Тамашачыларга студиянең яңа остазлары да тәкъдим ителәчәк. Барлык номерлар да җанлы музыка астында барачак: кичәнең музыкаль бизәлеше өчен Казан шәһәренең Мансур Мозаффаров исемендәге 18нче балалар музыка мәктәбенең «Мозаффаров-band» дигән төркеме җавап бирә.
Әгәр дә сез «Апуш»ның тугры дустына әверелгәнсез икән, яки киресенчә, студия белән әле бик аз таныш икәнсез, «Апуш» студиясенең «Мең дә бер вакыйга» бәйрәменә рәхим итегез!
Тамашага билетлар: https://bileton.ru/events/apush-b-yr-me-167478