Новости и премьеры

«Апуш» студиясе спектакльләр сезонын ачып җибәрде

Яңалыклар Премьералар
2 көн рәттән узган премьераны 1000гә якын кеше карады.
18 һәм 19 декабрь көннәрендә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе бу сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Татарстанның халык артисты, режиссер, драматург Фәнәвил Галиев тәрҗемәсендә, рус язучысы, драматург Евгений Шварцның «Кар иле патшабикәсе» пьесасы буенча куелган «Бозны эреткән йөрәк» музыкаль спектаклен 1000гә якын кеше тамаша кылды.
Әлеге спектакльне зур команда әзерләде. Спектакльгә музыканы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы Зөлфия Рәупова, җырларның сүзләрен – шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат итте. Аранжировщик, саундпродюсер – Тимур Милюков, «Снип Снап» җырының көй авторы – Азат Гыймадиев, саундтрек Yummy Music студиясе белән берлектә җитештерелде. Тамашаның сценографы, рәссамы – Борис Щукин исемендәге Театр институты студенты Анна Новикова, тавыш режиссеры, музыкаль мөхәррир – Ильяс Фәйзрахманов, ут куючы рәссам – Радик Әхәтов.
«Ярата белә торган, тугры, максатчан, үзенең тибәренә көч таба алган йөрәк бозны да эретә ала, ташны да җебетә. Евгений Шварцның «Кар иле патшабикәсе» тугрылык, туганлык, максатларыңа ирешү, киң йөрәкле булу турында, ул искиткеч әсәр. Фәнәвил Гәлиев тәрҗемәсендәге әлеге спектакльдә заманында минем дә катнашканым бар, шул вакыттан ук әлеге әкияткә мәхәббәт уянып калды. Без аны музыкаль спектакль дип тәкъдим итәбез. Яңа ел алдыннан Кар иле патшабикәсе иленә һәрбер бала да сәяхәт итәргә тиеш, минемчә», – дип хисләре белән уртаклашты премьераның режиссеры – «Апуш» студиясенең җитәкчесе, актерлык осталыгы педагогы Алия Фәйзрахманова.
Искәртеп узыйк, спектальдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендәге төркемгә йөрүче 29 шәкерт тә катнаша. 18 нче декабрь спектакльне бер состав уйнаса, 19 нчы декабрь икенче состав уйнады. Шул рәвешле студиядә һәр укучыга да үзен төрле рольдә сынап карау мөмкинлеге бирелә.
«Минем берничә студиядә эшләп караганым бар, ләкин «Апуш» шәкертләре чын профессиональ сәхнәгә чыгарлык дәрәҗәдә әзер, минемчә. Алар барысы да бик тырыш һәм сәләтле. Әлбәттә, һәр баланың үз сәләте, кемгәдер нәрсәдер җиңелрәк бирелә, кемгәдер күбрәк тырышырга туры килә. Ләкин без дәресләрдә өйрәнәбез, хаталар өстендә эшлибез, һәм әкренләп кимчелекләр китә бара, күз алдында усешләре күренә. Студиядә без барыбыз да бер дулкында, бездә гел позитив, балалар безнең белән уйный, көлешә, без дә алар белән шул рәвешле яшәрәбез. Спектакль дә профессиональ дәрәҗәдә узды дип саныйм. Чакырылган кунаклар да шаккаттылар. Мин мәктәптә укыган чакта театр түгәрәгенә йөргәндә, андый мөмкинлекләр гомумән юк иде, булса да, үзешчән дәрәҗәдә. Беренче көнне залда утырып карасам, икенче көнне сәхнә артыннан карадым. Балаларның бөтен энергияләрен тойдым, сокланып басып карап тордым. Төрле состав уйнаган очракта да аларны чагыштырырга кирәкми, чөнки алар һәрберсе дә үзенчәлекле», – диде Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, студиянең сәхнә хәрәкәте остазы Артур Шәйдуллин.
«Апуш»та укучыларга шулай ук тәҗрибәле остазлар – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резедә Сәлахова – сәхнә теленнән, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина – вокал буенча белем бирә.
«2 көндә дә спектакльләр әйбәт кенә узды, ләкин беркайчан да 100 % канәгать булып бетеп булмый, чөнки камиллекнең чиге юк, әле алга таба эшләргә дә эшләргә. Без дәресләрдә авазларның дөрес әйтелеше, мәгънәви басымнарның дөрес урында булуы һәм шәкертләребезнең тавышы ишетелү/ишетелмәү мәсьәләсе өстендә эшлибез. Спектакльне гел сәхнәдә кабатлау мөмкинлеге булмау сәбәпле, зур сәхнәгә чыккач, балалар бераз югалып калалар, тавышлары соңгы рәткә үк барып җитмәскә мөмкин. Тавыш көче өстендә безгә әле бик нык эшләргә кирәк. Студиябезгә беренче көннәрдән йөргән балаларның әйтелеше шактый яхшырып бара. Алар шактый тәҗрибәле артистлар булып киләләр, спектакльгә дә, репетицияләргә дә җаваплы карыйлар, дисциплинаның да нәрсә икәнен беләләр, тавыш аппаратының үзенчәлекләрен дә аңлыйлар. Вакыт-вакыт кастинглар узып, яңа балалар да кушылып тора, алар белән инде, әлбәттә, күбрәк эшләргә, игътибарны күбрәк бирергә тырышабыз. Кайбер шәкертләр өчен әлеге спектакль беренче премьера булды, хәзер инде алар да театр дөньясының нәрсә икәнен аңлап, тагын да аңлы рәвештә килерләр дип уйлыйбыз. «Апуш» шәкертләренең шушы иҗатка омтылышлары, театр дөньясына булган мәхәббәтләре сүнмәсен-сүрелмәсен», – дип фикерләре белән бүлеште Резедә Сәләхова.
Бу сезонда студиябездә дәресләр август ахырында башланса, «Бозны эреткән йөрәк» спектакленә әзерлек октябрь аеннан башланды.
«“Апуш” студиясен 2022 нче елда ачкан идек һәм бүгенге көндә 5 студиябез бар дип горурланып әйтә алабыз. Студиянең төп максаты – телебезне саклау һәм татар теленә мәхәббәт уяту. Хәтта татар теле белән кызыксынмаган балалар да бүгенге көндә телне өйрәнүгә активлык күрсәтә, бер-берсе белән татар телендә аралаша башладылар. Студиядәге барлык укучылар да, әлбәттә, сәхнәне яратучылар, сәхнәгә омтылучылар, театрны сөючеләр. Биредә алар тормышта кирәк булырдай сыйфатларга өйрәнәләр: ничек иркенәергә, ничек дөрес итеп сулыш алырга, теге яки бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга. Мәктәптә тактага чыкканда гына да кыюлык һәм батырлык кирәк. Алар безнең барысы да кыюлар һәм батырлар, без аларның һәммәсен дә яратабыз», – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Спектакльне тамашачылар, килгән кунаклар бик җылы кабул итте, аягүрә алкышлады. Яшь артистларны әти-әниләре, дуслары, туганнары премьера белән котлады. 2024 елның гыйнвар һәм февраль айларында «Апуш» татар балалар театр студиясенең башка төркемнәре дә премьераларын тәкъдим итәчәк. Спектакльләрдә көтеп калабыз!