21 февраль көнне 18.00 Ленин исемендәге мәдәният йортында иҗат иткән «Апуш» татар балалар театр студиясе тәүге спектаклен тәкъдим итә. Тамашачыларга драматург, «Әкият» Татар Дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев әсәре буенча «Кечтүк» спектакле күрсәтеләчәк. Бу чара 21 февраль – Халыкара туган тел көненә махсус билгеләнгән.