13 февраль көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» проектының йомгаклау чарасы – II «Гәүһәр» балалар фестивале гөрләп узды.
«”Гәүһәр” фестиваленә икенче ел булса, әлеге башлангычка инде өченче ел. Иң элек дәресләр итеп кенә башлап җибәрсәк, киләчәктә моның зур фестиваль булачагын аңладык. Репетиция вакытларында да күреп торабыз, балалар «Чулпан» мәдәният үзәгенә инде сыешмый. Киләсе сезонга зуррак зал кирәк булыр дип уйлыйбыз. Бу татар теле белән кызыксынучы балалар бар дигәнне аңлата. Әлбәттә, телне җыр, шигырьләр аша гына саклап калу дигән фикер “утопия”дер, без шушы чаралар, проектлар аша, кечкенә генә адымнар белән максатчан рәвештә татар телебезгә бераз булса да кызыксыну уятырга телибез. “Гәүһәр” проекты аша үзебез өчен кайсы актерның педагог икәнен ачабыз, анализлыйбыз. Беренче ел эшләгән остазларның төшеп тә калучылары булды. Чөнки һәрбер актер педагог түгел, әлбәттә, һәм без аларны әлеге проект аша сыныйбыз һәм остаз буларак та ачабыз. Һәр остазның хезмәте балаларда чагыла. Кемдер, чыннан да, укытучы буларак үзен шушы проектта ачып, «Апуш» театр студиясенә дә чакыру алды. Яңалык буларак «Апуш.Нәниләр»ебез дә беренче тапкыр сәхнәдә чыгыш ясадылар, 5 ай дәвамындагы эшчәнлекләрен безгә дә тәкъдим иттеләр, зур сәхнәгә тәүге адымнарын ясадылар», – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.