16 гыйнвар көнне Казан дәүләт мәдәният институтының концерт залында «Беренче театр» Бөтенроссия театр иҗаты фестиваленең бүләкләү тантанасы узды.
«Апуш» театр студиясе танылган мәгърифәтче, галим, педагог, язучы, этнограф Каюм Насыйри әсәре буенча тәүге тапкыр сәхнәләштерелгән «Әбүгалисина» мюзиклы белән «Драматик театр» номинациясендә 1нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Фестивальдә 1-11 нче сыйныф укучыларының театр коллективлары, гомуми белем бирү оешмалары студияләре һәм Татарстанның мәктәптән тыш эш үзәкләре театр коллективлары катнашты. Быел бөтен республикадан барлыгы 78 коллектив һәм 500 укучы «Драматик театр», «Курчак театры» һәм «Театральләштерелгән тамаша» номинацияләрендә катнашты. Сайлап алу турлары 2023 елның ноябрь башыннан 17 декабренә кадәр барды.
Чара башланганчы, укучылар театр иҗаты кафедрасы укытучысы Наталья Плотникова үткәргән актерлык осталыгы остаханәсендә катнаштылар. Мастер-класс яшь актерларга күнекмәләрен яхшыртырга һәм тәҗрибәле остаздан кыйммәтле киңәшләр ишетергә мөмкинлек бирде. Фестивальдә катнашучылар шулай ук Казан дәүләт мәдәният институтының күргәзмәсендә һәм музеенда булдылар.
Искәртеп узыйк, «Апуш» театр студиясенең «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче шәкертләре катнашында куелган «Әбүгалисина» спектакленең премьерасы 2023нче елның гыйнвар аенда узды.
Спектакльнең режиссеры – студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова. Инсценировка авторы – Айгөл Әхмәтгалиева.