Новости и премьеры

«Апуш» татар балалар театр студиясенең тагын бер зур җиңүе

Яңалыклар
«Кечтүк» спектакле «КИЛӘчәк буын» балалар театр коллективларының II Бөтенроссия фестивалендә 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
«Апуш» татар балалар театр студиясенең «Кечтүк» спектакле «КИЛӘчәк буын» балалар театр коллективларының II Бөтенроссия фестивалендә 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Әлеге фестиваль «Казан дәүләт яшь тамашачы театры» тарафыннан Россиянең Мәдәният министрлыгы, Татарстанның һәм Россиянең театр эшлеклеләре берлеге ярдәмендә ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә уздырыла.
Конкурста илнең 29 төбәгеннән 100дән артык балалар театр коллективлары, шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербургның театр студияләре дә катнашты.
Искәртеп узыйк, драматург Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган «Кечтүк» спектакле «Апуш» студиясенең Ленин исемендәге мәдәният йортында иҗат итүче төркеменең тәүге иҗат эше. Ул фестивальнең өч номинациясендә иң яхшысы дип танылды:
- катнаш яшь төркемендә «Иң яхшы спектакль» номинациясендә 1 урын;
- «Иң яхшы сценография» номинациясендә 1нче урын – рәссам, Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева;
- «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә 1 урын – студия шәкерте Ләйлә Таишева.
«Кечтүк» спектаклен чыгаруда «Апуш»ның тәҗрибәле остазлары, спектакльнең режиссерлары, актерлык осталыгы һәм сәхнә теле педагоглары – Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия Вәлиева һәм Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова күп көч куйды. Спектакльгә көйләрне композитор Радик Сәлимов һәм Зөлфия Вәлиева иҗат итте, музыка бизәлеше һәм аранжировка – Нияз Вәлиев, шигырьләр авторы – Резеда Гобәева. Сценограф, рәссам – Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева. Тавыш режиссеры – Илья Лазарев. Ут куючы рәссам – Тәлгать Латыйпов. Хореография остазы – Татарстанның атказанган артисты, «Казан» бию ансамбле солисты Ренат Мифтахов, вокал остазы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, эстрада-джаз вокалының югары категорияле укытучысы Ландыш Фәттахова.
«Шатлыгыбыз эчкә сыймый! «Апуш» студиясе үзенең җитди һәм югары профессиональ дәрәҗәдә эшләвен тагын бер кат исбатлады! «Кечтүк» спектакленең авторы да, аны чыгаручы иҗат төркеме дә, катнашучылар да яхшы мәгънәдә "шашкан" кешеләр, шуңа күрә дә «Кечтүк» серле, сихри көче белән жюри әгъзаларын таң калдырып, 3 номинациядә зур җиңүләр яулагандыр! Без бик шат! Яшәсен татар театры!», – дип сөенече белән уртаклашты Зөлфия Вәлиева.
Фестивальнең бүләкләү тантанасы 19-22 сентябрьдә Казанда узачак. Биредә эксперт советы сайлап алган 5 спектакль-җиңүче катнашачак. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка шәһәр-төбәкләрдән килгән катнашучылар да булачак. Фестивальдә катнашучылар өчен «Кечтүк» спектакле 21 сентябрьдә Ленин исемендәге мәдәният йортында күрсәтеләчәк.
«Балалар һәм яшьләр театр фестивальләрен мин инде күптән күзәтеп бара, беренче урын алган спектакльләрне карап, балалар студияләренең дәрәҗәсен күреп, шакката идем: “Нишләп бездә дә шундый студияләр юк икән?!” дип йөрәк әрнегән чаклар да булмады түгел. Хәзер бу хыял, ниһаять, чынга ашты: Мәскәү, Санкт-Петербург һәм 29 регионнан катнашкан 100гә якын театр студияләре арасыннан «Апуш»ның «Кечтүк» спектакле беренче урын алды! Шатлыгымнан елыйм!... Үзебезнең балалар остазлар, әти-әниләр белән горурланам! Балаларга шундый студиядә шөгыльләнергә мөмкинлек булдырган җитәкчеләребезгә зур рәхмәт. Бу – безнең уртак җиңу!», – дип горурлык хисләрен белдерде Миләүшә Шәйхетдинова.
Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче «Апуш» студиясе өчен бу беренче җиңү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә эшләп килүче «Апуш» студиясе моңа кадәр «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивалендә 3 номинациядә – «Иң яхшы балалар спектакле», «Иң яхшы ир-ат роле» һәм «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинацияләрендә җиңү яулаган иде һәм Пермь шәһәрендә узган фестивальнең бүләкләү тантанасында Республика данын яклады.